Якты юл
  • Рус Тат
  • Яңа Бүләк «Шомбай»лары

    Төп башына утырган Сугыш вакыты. 1941 еллар. Бер егетне ФЗӨгә (фабрика-завод өйрәнчеге) алдылар. Бик авыр булган күрәсең, шундагы эшкә, ачлыкка чыдый алмый качып кайткан бу. Яңа Бүләккә урман якын, шунда качып йөргән. Әти-әниләре, туганнары моны белгәннәр, кешегә әйтмәгәннәр. Сеңлесе иптәш кызы белән аңа ашарга илтеп йөргән. Бу егет бер көнне, сеңлесенә килергә якын булсын дип, авыл артындагы болындагы кибән эченә кереп яшеренгән. Печән кибәненең төбен казыган да тезен бөкләп кереп утырган. Күпмедер утырганнан соң, яланда дуңгыз көтеп йөргән хатыннар арып китеп, кибән итәгенә утырып ял итәргә уйлаганнар. Шуларның берсе теге егетнең тезенә утырмасынмы? Үзе утыра, үзе сөйләнә икән:

    – Монда агач төбе бар икән, утырырга әйбәт булды, – ди икән.
    Мескен егет кымшанмый да түзгән. Кыймылдасам, белеп, әләкләрләр дип курыккан.

    Күлмәк киеп көлдергән
    Яңа Бүләктә бер җор телле, кызык сүзле кеше бар иде. Хәзер инде мәрхүм, исемен әйтеп тормыйм. Ул сөйли башласа, бөтен кеше ышана, шундый да оста иде.
    Совет вакытында хатын-кызлар 8 Март бәйрәмен авыл клубына җыелып, уйнап-җырлап, күңел ачып үткәрә идек. Шунда, түбән оч хатыннарына ияреп, теге кеше дә хатын-кыз киеме киеп килгән. Әй, көлдерде соң безне! Кыланышларын күреп, эчләр катканчы көлеп рәхәтләндек кенә.

    Куркыткан
    Шул адәм бер елны авыл көтүен көтәргә алынды. Ул елны безнең мәктәптә күрше авылдан йөреп бер яшь кенә укытучы кыз эшләде. Шулай беркөнне иртән велосипедка атланып шушы кыз килә икән. Көтүче абзый аны күреп, агач арасына кереп куркытырга уйлаган. Усал, калын тавыш белән кычкырып җибәргән бу. Аннан нечкә тавыш белән хатын-кыз булып еларга тотынган. Аның шундый тавыш үзгәртә белә торган осталыгы бар иде шул. Укытучы кыз моны ишетеп, куркып, тизрәк борылып кирегә элдерә башлаган. Көтүче атка атланып аны куып тоткан да, шаяртканын әйткән. Аннары мәктәпкә кадәр озатып куйган.

    Тычкан булып чинаган
    Тагы шушы кеше хакында. Сугыш бетеп, илләр тынычлангач, көзен колхоз авыл кешеләренә икмәк биргән. Халык бодай капчыкларын машинага төяп ак он тарта торган тегермәнгә алып барган. Тегермәнгә башка авыллардан да халык күп җыелган, чират көтеп яталар икән. Теге шаян кеше дә килгән. Шаяртасы килгән моның, өеп куелган капчыклар янына барган да сиздерми генә тычкан булып чиный икән. Шунда бөтен кеше капчыкларны тычкан тишә дип актарырга, күчеререргә тотынганнар. Теге адәм торган саен үрти, әле бер җирдә, әле икенче урында тычкан булып чиный, үзе эчтән генә көлә икән. Шулай итеп тегермәнгә килгән бөтен кешене аякка бастырган.

    / Николай Туганов фотосы.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: