Яңа-Бүләк авылы «Сәйлән» балалар бакчасында Туган тел көне үтте
Һәр милләтнең үз тарихы, мәдәнияты, гореф-гадәтләре, үз теле бар. Тел ярдәмендә милләтнең узганын, бүгенгесен, киләчәген өйрәнәбез. Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз. Татар теле - безнең туган телебез, ана телебез. Аны бабаларыбыз борынгы заманнардан бирле саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәннәр. Ана телебезне саклау, баету - һәркемнең изге бурычыдыр, мөгаен. Шул...
Һәр милләтнең үз тарихы, мәдәнияты, гореф-гадәтләре, үз теле бар. Тел ярдәмендә милләтнең узганын, бүгенгесен, киләчәген өйрәнәбез. Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз. Татар теле - безнең туган телебез, ана телебез. Аны бабаларыбыз борынгы заманнардан бирле саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәннәр. Ана телебезне саклау, баету - һәркемнең изге бурычыдыр, мөгаен. Шул максаттан чыгып, Халыкара туган тел көне уңаеннан Яңа Бүләк авылы "Сәйлән" балалар бакчасында "И, газиз туган телем!" дип аталган чара узды. Татар милли киемендәге алып баручы баларга туган телнең аралашу- аңлашу чарасы булуын, тел ярдәмендә дөньяны танып белүебез турында төшендерде.
Китапханәче балаларга үз туган телебез белән горурланып яшәргә, аны сакларга кирәклеген дә, туган телгә нигезләнеп башка телләрне дә өйрәнү кирәклеген үтемле итеп аңлатты. Бәйрәмдә нәниләр татар халкының милли бәйрәмнәре белән дә таныштылар, мәкальләрне дә искә төшерделәр, табышмакларның да җавапларын белделәр.
Бигрәк тә "Түбәтәй" уены кызыклы булды. Көй бетүгә түбәтәй кем кулында кала, шуңа җәза бирелә. Җәза бирелгән бала җырлап та күрсәтте, биеде дә, матур итеп шигырь дә сөйләде.
"Туган тел" көненә багышланган кичә "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды, дип хәбәр итә Яңа Бүләк авылының китапханә мөдире Зөлфия Мингалиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев