Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәй ял паркларында үтә

Тукай районы китапханә системасы хезмәткәрләре ел саен Тукай районы паркларында мәдәният һәм ял паркында ял итүче балалар өчен төрле чаралар үткәрәләр. 12 июль көнне Тукай районы китапханә системасының 4 куст китапханәләре Ерыклы авылы паркында «Китап! Спорт! Уен! Ура!» дип исемләнгән чара уткәрделәр.

Китапханәчеләр балаларны һәм аларның әти-
әниләрен кызыклы китаплар, кызыклы журналлар белән таныштырдылар.
Балалар актив рәвештә викторина сорауларына җавап бирделәр, спорт
турында табышмаклар чиштеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Чарада
катнашучылар төрле һәм кайчагында экзотик биремнәр үтәделәр, алар уй-
фикерләренә колак салдылар һәм, һичшиксез, аларның кәефен күтәрделәр.
Уенда катнашучылар командаларга бүленде, аларның һәркайсының
БИБЛИОКУБИК ярдәмендә әзерләнгән маршрутны узу бурычы торды.
Балалар барысына да аларның ни дәрәҗәдә көчле, акыллы һәм
эрудицияләнгән булуларын күрсәттеләр. Уенда катнашырга теләүчеләр бик
күп булып чыкты, ул ике этапта үткәрелде. Барлык катнашучылар һәм
аларның әти-әниләре канәгать калдылар, чөнки алар буш вакытларын
күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.
Теләнче-Тамак баш китапханәчесе Гөлназ Калимуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев