13 июль 2022 яңалыклары
-
Җәй ял паркларында үтә
Тукай районы китапханә системасы хезмәткәрләре ел саен Тукай районы паркларында мәдәният һәм ял паркында ял итүче балалар өчен төрле чаралар үткәрәләр. 12 июль көнне Тукай районы китапханә системасының 4 куст китапханәләре Ерыклы авылы паркында «Китап! Спорт! Уен! Ура!» дип исемләнгән чара уткәрделәр.
-
Эшлим дисәң, мәктәп укучысына да эше бар
Мәктәп укучылары өчен җәй айлары күптән ял итү вакыты буларак кына кабул ителми. Аларның күбесе җәен акча эшләргә, шул рәвешле гаиләсенә ярдәм итү яки алган хезмәт хакын үзен кызыксындырган юнәлештә файдалануны үзмаксат итеп куя.
-
Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре күпме печән әзерләгән?
Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, җирле халкы барысы да печән әзерләү белән мәшгүль. Районның авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек идарәсе мәгълүматләренә карганда 12 нче июльгә районыбыз хуҗалыклары 34 меңнән артык тонна сенаж, 7 меңгә якын тонна печән әзерләде. Бер шартлы терлеккә уртача 12 центнер азык берәмлеге туры килә.
-
Табигатьне олылау бәйрәме узды
12 июль көнне, Тукай районы Мәләкәс авылында “Питрау” бәйрәме үтте. Чара район фольклор колективларының чыгышы, җыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәмдә кызыклы уеннар, бәйгеләр дә каралаган иде. Табигатьне олылау бәйрәмендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү чарасы да үткәрелде.
-
Суда куркынычсызлык чараларын күрү сорала
Быелгы җәй аеруча эссе тора. Челләдән качып кайберәүләр су буйларында ял итүне хуп күрә. Суда коену бер яктан эсселектән коткарса, икенче яктан коену сезоны тәмамланга кадәр кеше гомерләре куркыныч астында кала бирә. Суга батучылар турында хәбәрләр дә еш ишетелеп тора.
-
Тукай районында 29 ишегалды төзекләндереләчәк!
Тукай районы авылы урамнарында ремонт эшләре дәвам итә. Бу җәйдә район буенча Калмаш авылында Галиева урамы, Яңа поселогында Молодежная, Центральная, Гайнуллин, Дружба, Зыятдинов урамнары, Новотроицкое авылының Ленина, Суровка авылының Беренче май, Октябрьская, Кече Шилнә авылының Московская урамы, Татарстан совхозы поселогының Попова урамнарындагы ишегалларын төзекләндерү күздә тотылган. Әлеге эш «Безнең ишегалды» республика программасы нигезендә башкарыла. Төзекләндерү мәшәкатьләре 29 ишегалдында үткәреләчәк. Барлык төзекләндерү эшләре – 78,8 миллион сум белән бәяләнә.