Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әй, дустым, син әле миннән акыллырак икән, вакытында тукталып калгансың, мин бит ул күрәзәчеләргә 20 мең акчамны күчердем»,

яисә Мошенниклар кулына эләгү маҗарасы Бер көнне яңа телевизор алып кайттык та, пультка басып төрле каналларны карап, кызыклы тапшыру эзлибез. Көтмәгәндә күрәзәчеләрне күрсәтә торган каналга тап булдым. Бер күрәзәчегә туры эфирдан сораулар бирәләр, ул шул мизгелдә аларга җавап бирә. Шалтыраткан кеше турында бөтен мәгълүматны белүләре таң калдырды мине. Тукта әле...

Күпме генә шалтыратсам да, миңа җавап бирүче булмады. Бәхетле кешеләр генә эләгәдер инде бу туры эфирга, дип кәефем кырылды. Ә ничәдер көн үткәч, минем телефонда ят номер: «Сез безгә шалтыраткан идегез, сезнең нинди сорау иде, ул көнне барлык номерларга да җавап бирергә эфир вакыты җитмәде», - диде ягымлы гына тавыш. Шулай сөйләшеп киттек. Кемнәрегез бар, кайда яшисез, дип минем бөтен серләремне алды ягымлы тавышлы ханым. Авыруларым турында да бәйнә-бәйнә сөйләдем, чөнки алар бит миңа чын-чынлап ярдәм кулы сузарга телиләр (без гади авыл балалары бит, алдашу безгә ят нәрсә, мин ышандым, шулай булырга тиеш дип уйладым).

- Ярый, - диде ягымлы тавыш, мин сезнең бөтен проблемаларыгыз турында күрәзәче белән сөйләшермен, шушы арада шалтыратырбыз. Һәм сүзләрендә тордылар, берничә көннән тагын теге ягымлы тавыш, «Күрәзәчегә сезнең турыда сөйләдем, сезгә сихер ясалган, көчле сихер, аны чистартырга кирәк, аның өчен менә шушы счетка 21 мең акча күчерегез, - диде. - Барысы да әйбәт булачак, тик бу турыда беркемгә дә әйтергә ярамый, алайса файдасы булмаячак», - дип тә кисәттеләр.

Йөрим шулай эчтән янып-көеп, кайлардан акча алып счетларына салыйм дип, йөри торгач, теге булган чирләр дә онытылды, эчкә корт төште, баш әйләнә, тик ни өчен янып-көйгәнемне беркемгә дә әйтергә ярамый...

Аның өстәвенә миңа тоз, шәм, тагын әллә нинди атрибутлар алып, кулга телефон тотып, чистарынырга ятырга кирәк булды. Ни эшлисең, алар нәрсә кушты, шуны кыландым, алайса куркыталар, сихерең көчле диләр, минем аркылы нәсел каргышын бетерергә маташалар, янәсе...

Бу баш катыруларга түзә алмадым, серне дустыма ачтым. «Ужастик»ның икенче сериясе башланды. Ул мине башта бик нык әрләде, нинди шарлатаннарга акча күчерү ди ул, алар синең шундый хисчән, куркак икәнлегеңне белеп алганнар да шуннан файдаланалар, бетте китте, дип телефон номерын алмаштыртты да, шул көннән әкренләп искә килә башладым. Интернетка кереп теге күрәзәченең төркеменә сорау яздым. Аның җавабы мине таң калдырды. «Ул канал минем элеккеге язмаларымны куллана, минем алар белән эшләмәвемә инде әллә ничә ел, сез аларга ышанмагыз. Мин сезне дәваларга җыенганым да булмады», - дигән җавап алдым.

Башкалар мондый маҗарада калганнары бармы икән дигән уй мине гел бимазалап йөрде. Бер танышыма җөрьят итеп үземнең җүләрлекләремне сөйләп күрсәткән идем. «Әй, дустым, син әле миннән акыллырак икән, вакытында тукталып калгансың, мин бит аларга 20 мең акчамны күчердем, алар ятмәсенә эләксәң, ычкынуы кыен икән ул», - ди бу.

Менә, дусларым, картайгач акыл керә диләр, яшь чакта күрәзәчеләр ягына борылып та карамадым югыйсә, курка идем. Имеш телефоннан гына, бушка ярдәм сорыйм. Булыр сиңа бушка ярдәм, көтмә дә. Сезне дә шундый ялгышлардан аралыйсым килгәнгә язам бу язмамны. Соңыннан телевизордан бер тапшыру күрсәттеләр. Шундый капкынга эләккән кешеләр йорт-җирләреннән колак каккан, берәр миллион әҗәткә батканнар, ә кайберләре психбольницаларга кадәр эләккән. Бу хәл миңа бик әйбәт сабак булды, айнып киткәндәй булдым. Без үзебез үзебезгә проблемалар тудырабыз. Кеше организмы әллә нинди авыруларны җиңәрлек көчкә ия. Һәр кеше үз-үзенә генә күрәзәче, үткәнен дә белә, киләчәген дә үзе төзи. Юк-барга ышансаң, бигрәк тә соңгы елларда ишәеп киткән шарлатаннарга таянсаң, юлдан читкә тайпылуыңны көт тә тор, мин шул хакыйкатьне аңладым. Хәзер үзебезнең төп каналларны гына карарга тырышам, анда да куркыныч фильмнар, сугыш, канкойгыч вакыйгалар, алдау-алдану, төрле фаҗига булса, телевизорымны сүндереп үк куям. Янәшәбездәге матурлыкка сокланып, балаларыбыз, оныкларыбыз белән күбрәк аралашып яшәүгә ни җитә! Менә бит ул җан дәвасы кайда, ә без аны әллә кайдан көтәбез. Борынгы кешеләр «Күрәзәчегә барма - башыңа бәла алма!» дип тикмәгә генә әйтәмәгәннәрдер күрәсең. Алар да абынгандыр, һәр мәкальдә дөрес фикер, кешене теге яки бу ялгыштан аралау ята, ә без аңа гади сүз тезмәсе итеп карыйбыз. Хәзер «Халык мәкальләре китабы»н өстәл китабы итеп гел янәшәмдә тотам. Аларны халык тикмәгә генә язып калдырмаган, алар - тормыш мәктәбе. Кыскасы, ниятем кемнәргәдер акыл өйрәтү түгел, минем ялгышымны кабатламагыз, кешеләр, дип кисәтәсе генә идем. Хәзер кеше алдауның нинди генә юлларын уйлап тапмыйлар. Без алар турында белү белән кичекмәстән башкаларга әйтергә, бер-беребезне бәладан йолкып калырга өйрәнергә тиеш.

Pедакциядән. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Әлеге мәкаләне язучы автор үзенең исемен атамаска кушты, ул редакция өчен генә. Бу хәлләрнең гыйбрәт өчен, башкалар да алданмасын дип язуын кат-кат әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев