Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волонтерлар котлады

Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар йортында Өлкәннәр көненә багышланган чара бик матур узды.

Авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре, район балалар сәнгать мәктәбе укытучылары җыр-биюләре белән өлкәннәрнең күңелен күтәрделәр. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче интернат-мәктәп хезмәткәрләре әзерләгән кашыкчылар ансамбле чыгышы, шаян биюләр, күңелле җырлар өлкәннәребезгә олы бүләк булды. Китап күргәзмәсе дә әби-бабайларда зур кызыксыну уятты. Чаллыдан килгән волонтерларның «Инклюзия мохите» яшьләр берләшмәсе вәкилләре дә искиткеч бәйрәм рухы биреп, өлкәннәр өчен дәртле җырларын башкардылар. Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр үзләре дә килгән кунакларны күңелләреннән агылып чыккан җыр-моңнары белән сөендерделәр.

Рәмилә СӘГЪДИЕВА, 
китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев