Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннарны котладылар

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан районы авылларында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын өйләренә барып тәбрик иттеләр. Хәзерге көндә районыбызда җиде сугыш ветераны яши. 

Шуларның берсе Калмаш авылында ялгызы гына гомер итүче Шәүкәт Әхмәтнәҗипов. Ул инвалид, аңа һәрвакыт күршедә яшәүче улы кереп булыша. Шәүкәт аганы бәйрәм белән район башлыгы Фаил Камаев котлады, бүләкләр тапшырды.
Биклән авылында туып-үскән Мөнирә Бәхтегәрәева янына район ветераннар һәм инвалидлар советы җитәкчесе Фәйрүзә Вәҗиева барды.
Круглое Поле поселогыннан Ольга Левицкая кече яшьтә фашистлар концлагеренда тоткында булган, бүгенге көндә кызы гаиләсендә тәрбияләнә. Аны бәйрәм белән Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча беренче урынбасары Илмир Яббаров котлады. 
Иске Абдул авылында Рәфкать Нуриев кызы гаиләсендә яши, сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган ветеран. Бәйрәм котлауларын һәм бүләкләрне аңа башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев алып килде.
Яңа Байларда Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүтҗан Сабировны бөтенесе дә яхшы беләләр. Ул сугышта катнашып инвалид булып калган. Мәхмүтҗан аганы район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров котлап бүләк тапшырды.
Фәйзелхак Миңнегалиев Новотроицкое авылында иң хөрмәтле кешеләрнең берсе. Ветеран янына бәйрәм алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин килде. Ул үзе һәм район башлыгы исеменнән тәбрик сүзләрен әйтеп бүләкләр бирде. 
Иске Абдулда яшәүче Ефим агай Алчиновның хәл-әхвәлләрен Илфак Барыев белеште, бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев