Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннар «Йолдыз» клубында очраша

Хакимиятнең олы залында ветераннарның «Йолдыз» клубы утырышы җанлы узды. Очрашуга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илсөяр Авзалова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов килгән иде. Алар үзләре җитәкчелек итә торган тармактагы еллык эш нәтиҗәләре, күп кенә проектларның уңышлы үтәлеше, алда торган бурычлар һәм проблемалар турында сөйләделәр. Бу мәсьәләләр ветераннарны...

Хакимиятнең олы залында ветераннарның «Йолдыз» клубы утырышы җанлы узды. Очрашуга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илсөяр Авзалова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов килгән иде. Алар үзләре җитәкчелек итә торган тармактагы еллык эш нәтиҗәләре, күп кенә проектларның уңышлы үтәлеше, алда торган бурычлар һәм проблемалар турында сөйләделәр.

Бу мәсьәләләр ветераннарны нык кызыксындырды. Алар торак төзелешенә, фермерлар һәм инвесторлар эшчәнлегенә, «Весенний» хуҗалыгының бөлгенлеккә төшеп бетерелүенә кагылышлы сораулар бирделәр һәм берсе дә җавапсыз калмады. «Йолдыз» клубының еллык эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Нәзимә Закированың хисабы тыңланды. Эшне киләчәктә тагын да җанландыру максатыннан яңа клуб мөдире итеп элек район ветераннар советын җитәкләгән Гөлфидә Гыйниятуллина сайланды.

Клуб әгъзалары алдында зур концерт булды. Шәһәрнең «Заман» ветераннарның җыр ансамбле һәм «Болгар» бию ансамбле егетләре чыгышы алкышларга күмелде. Танылган җырчы, күп көйләр һәм әдәби әсәрләр язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов белән гармунчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев чыгышы да нур өстенә нур булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев