Ветераннар һәм инвалидлар үзләрен борчыган сорауларны бирделәр
Җомга көнне район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасының киңәйтелгән утырышы үтте. Анда җирлекләрдәге оешмаларның рәисләре, ветераннар активы чакырылган иде.
Утырышта катнашучыларның сорауларына район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова, үзәк больницаның баш табибы урынбасары Резедә Дәүләтшина җавап бирделәр. Ветераннар һәм инвалидларның авылларда медицина хезмәтенең торышына карата сораулары күп җыелган иде. Аларны ташламалы дарулар, санаторийларга юлламалар белән тәэмин итү, үзәк больницада тар белгечләргә чиратларның күп булуы һәм башка шундый мәсьәләләр борчый. Шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр бирү тәртибе буенча да сораулар күп булды. Өлкәннәр декадасын үткәрү буенча сөйләшү дә утырышның көн тәртибенә кертелгән иде. Бу мәсьәләдә килеп туган сорауларга аңлатманы Люция Әхмәтова бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев