Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Валерий Пучининны искә алдылар

22 гыйнварда - якташыбыз, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә башын салган Валерий Пучининның үлгән көнендә, «Татарстан» совхозы поселогындагы һәйкәл янында хәтер митингы үтте.

Анда хәрби хәрәкәтләр ветераннары, мәктәп укучылары, «Ватан» патриотик клубы әгъзалары катнашты. Жуков медале иясе, Чечня сугышы ветераны Олег Газашвили сугышчан дусларның истәлеге һәрвакыт йөрәк түрендә саклануын, үзләре исән чагында онытылмаячагын билгеләп үтте, яшь буынны илне сакларга һәрчак әзер булырга, физик яктан чыныгып үсәргә чакырды. Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Валерий Пучининның батырлыгы турында сөйләделәр, әнисе Елена Алексеевнага тирән хөрмәтләрен җиткерделәр. Егетнең истәлеген бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәл янына һәм Валерийның каберенә чәчәкләр салдылар. Баласын онытмаганнары өчен Елена Алексеевна да үз чиратында олы рәхмәтләрен җиткерде, дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бу һәм башка материалларны сез «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтыннан (http://www.tukai-rt.ru/), «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркеменнән (http://vk.com/club54482574) һәм рәсми «бите»ннән (https://vk.com/id244993453) укый аласыз. Шунда ук чаралардан фоторепортажлар да урнаштырылган. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев