Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вадим Махеев халыкны кабул итте

Районда 23 гыйнвардан коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшли. Аның кысаларында халыкны ТР Дәүләт Советы депутаты, «Оптовик» ҖЧҖ генераль директоры Вадим Махеев тукайлыларны кабул итте. Матбугат чаралары вәкилләреннән тыш, очрашуга сорау белән бер генә кеше килгән иде. Пенсионер, хезмәт ветераны Марат Гарифуллин үзенә пенсиянең тиешенчә түләнмәве турында...

Районда 23 гыйнвардан коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшли. Аның кысаларында халыкны ТР Дәүләт Советы депутаты, «Оптовик» ҖЧҖ генераль директоры Вадим Махеев тукайлыларны кабул итте. Матбугат чаралары вәкилләреннән тыш, очрашуга сорау белән бер генә кеше килгән иде. Пенсионер, хезмәт ветераны Марат Гарифуллин үзенә пенсиянең тиешенчә түләнмәве турында әйтте. Махеев сорауны контрольгә алырга, ачыклык кертергә ышандырды.

«ТР Дәүләт Советы депутатының районда бу рәвешле халыкны кабул итүе беренче мәртәбә. Ләкин тукайлылар белән ул һәрвакыт элемтәдә. Һәрдаим иганәчелек ярдәме күрсәтә, күпбалалы гаиләләргә, авыру балаларга ярдәм итә. Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый», - дип белдерделәр депутатның Яр Чаллыдагы җәмәгать кабул итү үзәгеннән.

Комиссия эшен дәвам итә. Бүген район хакимиятендә эшмәкәрләр белән очрашу узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев