Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзебезнең герой истәлегенә

Үткән атна шимбәсендә район спортчылары Яңа поселогының чаңгы базасында җыелды. Чөнки бу көнне биредә Советлар Союзы герое Нурми Шәрипов истәлегенә район беренчелеге һәм чемпионаты үтте.

Ярышларда 22 мәктәптән, 18 авыл җирлегеннән һәм 9 район оешмасыннан: «Татарстан коммуналь челтәрләре», Сәйдәшев исемендәге хуҗалык, Тукай үзәк дәваханәсе, мәгариф идарәсе, «Чаллы Бройлер», «Агросила», «Яр Чаллы элеваторы», «Чаллы икмәк продукциясе» җәмгыятләре, «Шәфкать» социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән җәмгысы 205 спортчы катнашты. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче командалар түбәндәгечә билгеләнде: мәктәпләр арасында I урынны – Яңа поселогы командасы, II урынны – Иске Абдул, III урынны – Түбән Суыксу комндалары алды. Авыл җирлекләре арасында исә иң көчлесе дип Биклән авыл җирлеге табылды. II урынны – Түбән Суыксу, III урынны – Шилнәшбаш җирлекләре яулады. Район оешмалары һәм предприятиеләреннән I урынны – «Чаллы Бройлер» җәмгыяте яулады, II урынны – «Яр Чаллы элеваторы», III урынны – «Агросила» җәмгыяте алды.  

Фотолар район яшьләр белән эшләү һәм спорт-туризм бүлегеннән алынды    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев