23 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Тукай районы Кече Шилнә авыл җирлеге генпланына үзгәрешләр кертелә
Бу яңадан-яңа бистәләр, торак пунктлар артуга бәйле.
-
Социаль фонд махсус түләү күчерә башлый
Татарстан Социаль фонды бүлекчәсе февраль аеннан башлап медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр күчерә башлаячак, моның өчен сәламәтлек саклау оешмалары ай сен әлеге төр ярдәмгә хокуклы белгечләрнең реестрын формалаштырырга тиеш була.
-
Социаль түләүләр арта. Кайсылары?
Инвалидларга түләүләрне индексациялиләр, җирләү өчен бирелә торган социаль пособиене дә арттырачаклар.
-
Штрафка тартырга мөмкиннәр
Йорт хайваннарын урамга ташлаган яки аларга карата рәхимсез гамәлләр кылган россиялеләргә штраф салыначак.
-
Юллар йөргәндә сынала
Үткән атнада, район хакимиятенең кече залында Тукай районы юлларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район һәм республика җитәкчеләре, юл салу-төзекләндерү эшләрен башкаручы, күзәтчелек итүче, куркынычсызлыкны тәэмин итүче оешма-предприятие башлыклары, вәкилләр катнашты. Шулай ук әлеге чарага Борды, Кенәз, Түбән Суыку, Комсомол, Иштирәк авыл җирлеге башлыклары да чакырылган иде.
-
Үзебезнең герой истәлегенә
Үткән атна шимбәсендә район спортчылары Яңа поселогының чаңгы базасында җыелды. Чөнки бу көнне биредә Советлар Союзы герое Нурми Шәрипов истәлегенә район беренчелеге һәм чемпионаты үтте.