Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңышлы кеше булуның кайбер серләре

Уңышлы кеше булуның кайбер серләре

* Совет заманыннан калган гыйбарә дип кабул итмәгез – бәхет акча белән үлчәнми. Тормышның матурлыгын күрә белмәсәң, бернинди акча да бәхетле итмәячәк. Яшәү ямен тоярга, тормыш ямен күрә белергә өйрәнергә тырыш.
* «Җиде кат үлчә, бер кат кис», «Тимерне кызуында сук» – бу мәкальләрне тиешле вакытында, тиешле урында куллана бел.
* Тиз арада карар кабул итә бел, кыюлыкка өйрән.
* Психологлар телендә «комфортлы зона» дигән төшенчә бар. Никадәр авыр булса да, «комфортлы җирлектән», ягъни ияләнгән урыннан чыгарга тырыш. «Барысы да уңайланыр әле. Бераз көтим әле» дип чишелергә тиешле проблеманы үзагымына кую ябык ишекләр алдында тору белән бер. Психологлар киңәш итүенчә, каршыңда ишек ябыла икән, хәрәкәт итүеңнән туктама – һичшиксез, икенче ишек ачылачак. 
* Зарланма. Бертуктаусыз сукранып яшәгән кешене беркем дә өнәми. Кешенең уйлары бик көчле энергетикага ия. Яхшы уйлар яхшыны тартып китерә. Бу хакта да онытма. 
* Позитивлыкка омтыл. Тормыштан мисал. Көз. Яңгыр ява. Ике кеше тәрәзәдән шушы манзараны күзәтә. Беренчесе: «Шыксыз. Бертуктаусыз яңгыр ява. Үзәккә үтте инде», – ди, ә икенчесе: «Алтын көз! Агачлар нинди матур төскә керде!» – ди. Син исә икенчесе бул!
* Оптимизм – сәламәтлек өчен дә файдалы. Күтәренке, шат күңелле, ачык йөзле кешеләргә башкалар да тартыла. Чынлыкта, уңышлы кешеләрнең күпчелеге оптимистлар. Тормыштагы иң начар дип уйлаган нәрсәнең дә бер яхшы ягын табарга тырыш. Бу дөньяның сынау, имтихан йорты булуын онытма. Һәр уңышсызлык – ачы тәҗрибә ул.
* Эшегезне яратыгыз. Әгәр дә ул ошамый икән, күңелегез ятканын эзләп табарга тырышыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев