Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңышны әкәм-төкәмнән саклыйк

Лайлалы әкәм-төкәм бакча уңышына зур зыян сала торган иң хәтәр корткычлардан санала. Бу - 5-70 миллиметр озынлыктагы, аксыл сыек лайла белән капланган, башында ике капшавычы булган, дымны яратучан моллюск. Шуна күрә соңгы вакытта яңгырларның еш явуы алар өчен бик кулай, мондый мөхиттә алар аеруча активлаша. Лайлалы әкәм-төкәм бәрәңге, бакча җиләге,...

Лайлалы әкәм-төкәм бакча уңышына зур зыян сала торган иң хәтәр корткычлардан санала.

Бу - 5-70 миллиметр озынлыктагы, аксыл сыек лайла белән капланган, башында ике капшавычы булган, дымны яратучан моллюск. Шуна күрә соңгы вакытта яңгырларның еш явуы алар өчен бик кулай, мондый мөхиттә алар аеруча активлаша.

Лайлалы әкәм-төкәм бәрәңге, бакча җиләге, чәчәкләргә зыян китерә, әмма кәбестә,кишер,салатны бигрәк үз күрә. Яфракларына зур тишекләр ясап, тамыразыкларын буй-буй итеп ашый, өлгергән бакча җиләге - викториянең чит-читләрен кимереп чыга. Яшь үсентеләрне бөтенләй харап итәргә мөмкин.

Реклама

Уңыш алам дисәң, бу корткычны даими рәвештә юк итү чараларын күрергә кирәк:

- туфракны һәрчак йомшартып, янәшәдәге чүп уләннәрне чабып торырга,
- алдавыч итеп дымлы ботаклар яки такта куярга, лайлалы әкәм-төкәм андый җиргә кереп качарга ярата, иртән аларны шуннан җыеп кына аласы була,
- туфрак өслегенә яңа сүндерелгән известь (1 квадрат метрга 30 грамм) яки суперфосфат (1 квадрат метрга 30-40 грамм) сиптерергә. Бу эшне иртән-иртүк яки бик соң кич белән, корткычлар тукланырга чыккач башкарырга,
- рәт араларындагы һәм сукмаклардагы туфрак өслегенә кичен 10 квадрат метрга 30 грамм исәбеннән метальдегид гранулалары чәчәргә. Алдавычлар итеп, уймак кадәр генә өемнәр куярга мөмкин. Аларны нәтиҗәлелеге, яңгырлар яуса да югалмыйча, ике атнадан артык саклана,
- бер аш калагы тулар-тулмас нашатырь спиртын әкәм-төкәм качкан урыннарга сипсәң, эзләре дә калмаячак. Янә күренсәләр, бу эшне кабатларга мөмкин.

Известь, суперфосфат, метальдегид белән даими, пешермичә кулланыла торган яшел азык - суган кыягы, салат, укроп, петрушка үскән түтәлләрне эшкәртергә ярамый. Башка яшелчәләр үскән җирләрне соңгы тапкыр уңышларын җыеп алырга 20 көн кала эшкәртергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X