Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урындагы проблемаларны башкала белгечләре өйрәнде

Башкаладан килгән бер төркем белгечләр Тукай районы җирлегендә балаларның хокукларын бозуны кисәтү буенча эш торышын тикшереп, урындагы проблемаларны өйрәнделәр, катлаулы мәсьәләләрне бергәләп чишү юлларын ачыкладылар, мәктәп директорлары белән семинар уздырдылар, мастер-класслар бирделәр. Комиссия составындагы психологлар урыннарда, аерым алганда, Князево һәм Мәләкәс мәктәпләрендә психология буенча мастер-класс үткәрделәр. Комиссияне Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев җитәкләде.

Эшче төркем әгъза-лары Әҗмәкәй авылы янындагы «Наиком – Экстрим – Мотокрос» спорт клубында булдылар. Спорт клубының җиһазланышын, квадроцикл, мотоцикл, кар чанасы, башка спорт инвентарьларын карадылар. Кунаклар клуб җитәкчесе Наил Хөббәтуллинга балалар һәм яшүсмерләрне мотоспортка тарту буенча нәтиҗәле эш алып баруы өчен рәхмәт белдерделәр. Аннан соң алар Әҗмәкәйдәге «Миләшкәй» балалар бакчасында, Яңа поселогы гомумбелем бирү мәктәбендә балаларның иминлеген тәэмин итү, хокук бозуны профилактикалауга кагылышлы эшчәнлек белән таныштылар. 
Мәктәп директорлары катнашында үткән җыелышта балалар бакчаларында, мәктәпләрдә балаларның иминлеген кайгырту буенча таләпләрнең үтәлеше хакында әйтелде. Интернет киңлегендә балаларның иминлеген тәэмин итү буенча гаилә функцияләрен контрольдә тоту буенча киңәшләр бирелде. Республиканың балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссия-сенең җаваплы сәр-
катибе Илсөяр Гарифуллина социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә яшәүче балаларны ТР бердәм мәгълүмат банкына кертү буенча эш алып барырга кирәклеген искәртте. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, мәктәпләрдә инклюзив белем бирү өчен кадрлар мәсьәләсен хәл итү көнүзәк мәсьәлә булуын ассызыклады.
– Инклюзив белем бирү – физик, психик, 
интеллектуаль һәм башка үзенчәлекләргә бәйсез рәвештә, барлык балаларның да бергә уку процессын оештыру. Без булган җирлектәге балалар бакчасында, мәктәптә эш өчен барлык шартлар да тудырылган, педагогларның үз бурычларын төгәл башкарулары гына сорала, – диде.
Комиссия җитәкчесе Илдар Галиев җинаять-чел төркемнәргә керү ихтималы булган балалар турында, бу куркынычтан саклап калу юллары хакында тәфсилләп сөйләде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Лилия Яруллина ата-аналарның балаларын һәрвакыт контрольдә тотарга тиешлеген, мәктәптә хезмәт коллективы балаларның иминлеген, сәламәтлеген кайгыртырга, хокукларын яклау буенча нәтиҗәле эш алып барырга тиешлеген искәртте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев