Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урманнарга керсәң тәртип бозма

«Урманнарга барсаң, агачларның кәкересен түгел, төзен кис...» дип җырлыйлар халык җырында. Әмма хәзер урманда агач кисү түгел, анда һава сулап йөрергә дә рөхсәт кирәк. Быел җәй, эссе булу сәбәпле, урманнарга керү бөтенләй тыелган иде. Кыш көне дә урманнарыбыз сак астында. Бигрәк тә декабрь аенда, Яңа ел бәйрәмнәре җиткәндә, чыршы һәм нарат агачлары кисеп алырга теләүчеләр юк түгел. Андыйлар һәрдаим урманчыларның күзәтүе астында. Алабуга урманчылыгының Тукай районы бүлеге баш урманчысы Ирек Сафин белән шул хакта әңгәмә кордык.

– Ирек Габделбәрович, урманнарны саклау буенча кышкы айларда нинди эшләр башкарасыз?
– Әйе, декабрь ае аеруча җаваплы чор. «Урман чибәрләре»н кисеп алып китмәсеннәр өчен көне-төне сакта торабыз. 20 декабрьдә, һәр елдагыча, республикада «Чыршы» операциясе башлана. Ләкин без инде бүгеннән үк уяу.
– Белгәнебезчә, сез район полиция хезмәткәрләре белән берлектә эшлисез.
– Әйе, хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән килешү нигезендә ылыслы агачлар үскән урыннарга патрульгә чыгабыз. Агач кисүчеләрне тоткарлаган очракта беркетмәләр төзелә. Яңа елга әзерләнүчеләр чыршы-наратлары кисмәсеннәр, ботакларын сындырмасыннар өчен бөтен тырышлыкны куябыз. Соңгы вакытларда урман эченә китереп чүп түгүләр ешайды. Мондый тәртип бозучыларны да полиция хезмәткәрләре белән ачыклыйбыз.
– Агачларны рөхсәтсез кискән кешеләргә закон нигезендә нинди җәзалар каралган?
– Узган ел, мәсәлән, Алабуга урманчылыгы биләмәләрендә ике кеше чыршы агачларын кисеп административ җаваплылыкка тартылдылар. Бер метр озынлыктагы бер чыршы кискән өчен штраф 7 мең сум. Урманга килгән зыян зур булганда браконьерга Җинаятьләр Кодексының 260 статьясы буенча җинаять эше кузгатыла. Зыян 7 мең сум һәм аннан ким булганда РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның  8.28 статьясы нигезендә штраф салына.
– Урманда кышын эш юк, урманчылар ял итә дигән караш яши. Ә урманнарда бит кышын да тормыш кайный.
– Әйе, урманда эш ел дәвамында туктап тормый. Әйтик, безнең Алабуга урманчылыгында ылыслы агачлар яхшы үссен өчен территорияне чистарту программасы бар. Әлбәттә, бу эш күпчелек җәй көне башкарыла, әмма кышын да контрольдән төшми. 
– Сезнең урманчылыкта нарат-чыршы күркәләрен орлыкка җыю бармы? Белүебезчә, элегрәк план да куялар иде.
– Әйе, бар. Җыйгач, аларны сортларга аералар, махсус барабаннарда күркәләр ачыла һәм орлыклары коела. Соңыннан аларны шешәләргә тутырып, яз көне питомникка җибәрәләр. Ике-өч елдан нәни үсентеләр урманнарга яңа биләмәләргә утыртыла.
– Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, сезнең урманчылыкта Яңа елга кисеп сату өчен делянкалар бармы?
– Андый максатларга чыршы-нарат утыртылган участоклар Тукай районында юк. Менделеевск районында һәм Алабуга районының Морты авылы янындагы участокта кисеп сату барлыгын беләм.
– Урман бит әле агачлардан гына тормый, анда күпләгән кыргый хайваннар, җәнлекләр яши. Безнең урманнарда нинди хайваннарны очратырга була?
– Соңгы елларда пошилар, кабан дуңгызлары күбәйде. Алар бигрәк тә Бигеш аэропорты якларында күпләп очрыйлар. Пошилар яшь чыршы, нарат үсентеләренә дә зыян салалар, аларның өсләрен ашыйлар. Пошиларны киметү өчен аучыларга да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шулай ук куяннар, төлкеләр дә күбәйде. Аннан соң, кыр кәҗәләренең дә артуы күзәтелә – бу сөенечле хәл.
– Бүреләр бармы?
– Юк. Күпме йөрдем урманда, бүре очрамады. 
– Аучылар күп чыгамы урманнарга?
– Алар рөхсәт белән генә йөриләр, безгә дә булышалар. Бервакыт рөхсәтсез чыршы кисүчене безгә тотып бирделәр. Бергәләп эшлибез, табигатебезне бергәләп саклыйбыз.
– Адәм кисә торыр, урман үсә торыр, диләр бит. Яшь үсентеләр быел да утыртылдымы?
– Әйе, урманнарда 10 гектарда яшь үсентеләр утырттык, ташландык җирләрдә һәм туфрак эррозиясе барган ерганакларда да яшь агачлар үсә. Быел Теләнче-Тамак авылы биләмәләрендә 20 гектарда чыршылар утырткан идек. Карап торабыз – бик әйбәт үсеп киләләр. 
Тиздән Яңа ел. Мин барлык газета укучыларны алдан ук бәйрәм белән котлыйм. Урманнарны бергәләп саклыйк! Чүп түгүләр булмасын, ылыслы агачларны кисмик! Ә бәйрәмгә чыршы кирәк кешеләр Алабуга урманчылыгына барып яздырып алсыннар иде. 
Әңгәмәдәш – Мирһади Разов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев