Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Урман хуҗалыгы министрлыгында яшь кадрларга ярдәм күрсәтү буенча программа эшләнә

"Урман хуҗалыгына эшкә килүче яшьләргә дәүләт тарафыннан да ярдәм булсын иде" дип тырышабыз диде министр. Татарстанның урман хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләр дәүләт тарафыннан өстенлекләргә ия булырга мөмкин. Бу хакта Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетына дәгъва кылучы абитуриентлар белән очрашканда әйтте....

"Урман хуҗалыгына эшкә килүче яшьләргә дәүләт тарафыннан да ярдәм булсын иде" дип тырышабыз диде министр.

Татарстанның урман хуҗалыгы тармагында эшләүче яшь белгечләр дәүләт тарафыннан өстенлекләргә ия булырга мөмкин. Бу хакта Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетына дәгъва кылучы абитуриентлар белән очрашканда әйтте.

Сәламләү сүзендә Равил Кузюров урманнарны саклау һәм арттыру кирәклеген билгеләп үтте.

"Хәзерге вакытта Урман хуҗалыгында, тормышларын урман өлкәсе белән бәйләргә уйлаган яшь белгечләргә ярдәм йөзенннән махсус программа эшләнә. Без дәүләттән дә ярдәм булсын иде дип телибез. Яшь белгечләр безгә эшкә килергә тиеш", - диде министр. Искәртеп үтик, министр абитуриентлар - республиканың урманчылык мәктәпләре укучылары белән очрашты. Очрашуда шулай ук КГАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухачева, профессор Харис Мусин катнашты.

"Программа әлегә эшләнә генә. Яшь белгечләргә куелган шартлар һәм хезмәт хакларын билгеләп, һәр моментны күздән үткәрәбез", - диде Равил Кузюров "Татар-информ"га.

Очрашу ахырында Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм университет ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов сочинение курсында җиңүчеләрне бүләкләде. Ул 10 сыйныфта укучылар арасында үткәрелгән иде.

Конкурсның максаты - урман хуҗалыгы профессияләрен популярлаштыру.

Оештыручыларга рус һәм татар телләрендә 17 эш килгән. Җиңүчеләр Саба һәм Лаеш урман хуҗалыгы укучылары. Аларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев