«Урланган кыз» Рәсимә Фәттахова юбилеен билгеләп үтә
Аллаһның серле, могҗизалы бүләге - мәхәббәт хисе буыннардан-буыннарга күчеп яши. Ул упкыннарга сала, дөрләп янган уттан тартып ала, очар канатлар куя, һәр көнеңне мәгънәле, кояшлы итә. Мәхәббәт - бөек сер дә ул. Элек Октябрь бәйрәмен бик зурлап, гөрләтеп бәйрәм иткәннәр. Өч көн буена клубта концерт, бию кичәләре гөрләп торган. Читтә...
Баксаң, мәшәкатьләр белән уралып, 60 ел гомер үткән. Ул кич шундый матур була. Җир җиңелчә туңган, тирә-якта саф һавалы тыныч мохит. Калмия авылы клубы эчендә яшьләр күңел ача, дәртле гармун тавышы йөрәкләрне җилкетә. Клубка Боерганның асыл егетләре - көрәшче Габделхак белән гармунчы, биюче егет Рәшит килеп керә. Моңа гаҗәпләнүче дә булмый, чөнки Габделхак авылның гүзәле Мәүҗидә, ә Рәшит Заимә атлы кыз белән дуслашып йөриләр. Ә бу кичтә, нишләптер, Мәүҗидә клубка чыкмый. Рәшит, озак кына очып-дәртләнеп биегәннән соң, көтмәгәндә Рәсимә янына килә дә: «Әйдә, чыгыйк әле, әйтәсе сүзем бар», - ди. Дус кызларының егетләре бит, Рәсимә, аны-моны уйламыйча, егетләр белән урамга чыга. Габделхак белән Рәшит кызны ике ягыннан култыклап, ирексезләп җигүле ат янына алып киләләр. Анда Әгъзамнур кызны алып чыкканнарын көтеп тора икән. Рәсимә хикмәтнең нәрсәдә булуын сизенә, әмма аны елатып, күн перчатка белән авызын каплап, арбага утырталар да, Боерган авылына алып китәләр.
Борынгыдан килгән кыз урлау йоласының бер ырымы бар - урланган төнне кызны егетнең өенә алып кайтмыйлар. Чөнки сизеп алып, аның әти-әнисе, туганнарының килеп җитүе бар. Әмма, Габделхак монда да үзенең үҗәтлеген күрсәтә. Тәвәккәл егет, беренчедән, йөргән кызы Мәүҗидәнең дустын урлый, икенчедән, кызны туп-туры үз өенә - әнисе янына алып кайта. Өйгә кайтып керсәләр, булачак каенана күрше Нәгыймә әби белән чәй өстәле әзерләп, улының килен алып кайтканын көтеп утыралар. Елап шешенеп беткән кызны егет үзенчә юата: «Нишлим соң, күптән күзем төшеп, яратып йөрдем. Сүз катырга егетең бар иде бит. Тынычлан, елама. Без әле синең белән шундый матур яшәрбез, шундый бәхетле булырбыз, бөтен дөнья халкы сокланыр», - ди алдына тезләнеп. Кызны бераз тынычландырып, йокларга урын җәеп бирәләр.
Менә шулай башлана Габделхак абый белән Рәсимә апаның парлы гомер юлы. Алар бер-берсенә ияләшеп кенә түгел, сөеп-сөелеп яшиләр. Фәттаховларның сокланырлык багланышлары җылысында өч бала тәгәрәшеп үсә. Уңган, хөр күңелле Рәсимә апа, Сабан туе батыры, гаярь ир Габделхак абый белән 34 ел бәхетле гомер кичерәләр.
Каты авырудан бакыйлыкка күчкән Габделхак аганың да вафатына быел 25 ел булды. Ярый әле кадерлесенең ядкаре булып балалары, онык-оныкчыклары - нәсел дәвамы калды. Бу көннәрдә Рәсимә апа Фәттаховага 80 яшь тулды. Аңа чын күңелдән сәламәтлек, хәерле гомер насыйп булсын, дип телибез. Бу язмам Габделхак абый рухына изге дога булып ирешсә иде.
Флүзә Сәлимова,
Боерган авылының ветераннар оешмасы рәисе.
Фото язма авторы тарафыннан бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев