Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Уңышлы эшләү өчен инвестицияләр кирәк

- Авыл хуҗалыгына хезмәткәрләрне тарту өчен техниканы яңартырга, эш шартларын яхшыртырга, торак белән кызыксындырырга кирәк. Аграр тармактагы кадрлар кытлыгы мәсьәләсен шул юл белән генә хәл итеп булачак, - диде хакимияттәге киңәшмәдә, узып баручы елга йомгак ясап, район башлыгы Васил Хаҗиев. Бу юнәлештә шактый гына эш башкарыла. Соңгы 10 елда районның...

- Авыл хуҗалыгына хезмәткәрләрне тарту өчен техниканы яңартырга, эш шартларын яхшыртырга, торак белән кызыксындырырга кирәк. Аграр тармактагы кадрлар кытлыгы мәсьәләсен шул юл белән генә хәл итеп булачак, - диде хакимияттәге киңәшмәдә, узып баручы елга йомгак ясап, район башлыгы Васил Хаҗиев. Бу юнәлештә шактый гына эш башкарыла. Соңгы 10 елда районның авыл хуҗалыгы тармагына 25 миллиард сумлык капиталь кертемнәр ясалган, шуның 904 миллионы 2014 елга туры килә. 545 миллион сумлык җитештерү объектлары төзелгән һәм реконструкцияләнгән, 358 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлары сатып алынган. Хуҗалыкларның һәммәсендә җитештерүче объектлар төзелә, техника яңартыла. Җитештерүгә инвестицияләр ясау юнәлешендә «Чаллы-Бройлер»да, «Кама-Бекон» җәмгыятьләре алдынгылыкта. Соңгы 10 елда «Чаллы-Бройлер» - 10,1 миллиард, «Кама-Бекон» җәмгыятендә 11,6 миллиард сумлык капиталь кертемнәр ясалган. Боларга яңа дуңгызчылык һәм кошчылык комплекслары, инкубатор, кош һәм дуңгыз ите эшкәртү комплекслары, катнашазык линияләре һәм витаминлы-минераль өстәлмәләр заводлары төзү керә. Бүгенге көндә районның агросәнәгате комплексы - югары үсешкә ия булган җитештерү һәм эшкәртү комплексы. 2014 елны район аграриилары 17,4 миллиард сумлык продукция җитештереп тәмамлый. Бу - республика агросәнәгатенең 20 процент акчалата кереме. Республикада җитештерелә торган кош һәм дуңгыз итенең 50 проценты безнең районга туры килә, - дип җиткерде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвестицияләр техника яңарту