Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Университетлар җиренә җиткереп эшләми - Татарстан Президенты

"Һәр мөгаллим, профессор лекция укырга түгел, фән, эзләнүләр белән шөгыльләнергә тиеш", - диде ул. Университетларның җиренә җиткереп эшләмәвен күрәм - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы пленар утырышында шулай дип белдерде. "Берничә проект кына кертәсез, ә төп массив университетларда булырга тиеш, әлегә бу күренми. Сезне селкетә алсак, эшебез тагы...

"Һәр мөгаллим, профессор лекция укырга түгел, фән, эзләнүләр белән шөгыльләнергә тиеш", - диде ул.

Университетларның җиренә җиткереп эшләмәвен күрәм - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумы пленар утырышында шулай дип белдерде.

"Берничә проект кына кертәсез, ә төп массив университетларда булырга тиеш, әлегә бу күренми. Сезне селкетә алсак, эшебез тагы да алга китәчәк дип уйлыйм. Без үзебезнең казанда гына кайнарга тиеш түгел, хәрәкәтләнергә, базарлар эзләргә кирәк. Әгәр үзеңә базар тапсаң, теләсә нинди проект уңышлы булачак", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, университетларда эшләүчеләр лекция укудан тыш, дәүләт өчен дә файдалы эшләр башкарырга тиеш. "һәр мөгаллим, профессор фән, эзләнүләр белән шөгыльләнергә тиеш, лекция укырга түгел. Шушыны үзгәртә алсагыз, безнең университетлар новацияләрне формалаштыру үзәкләре булачак. Шундый бурычны куярга кирәк", - диде Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев