Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Универсиадада безнең үзешчән артистлар да чыгыш ясый

Универсиада көннәрендә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясый. Безнең район фольклор ансамбльләре һәм үзешчән артистлары 16 июль көнне Универсиада кунакларына үзләренең махсус программаларын тәкъдим итәчәк. Игенчеләр сарае каршында Бикләннең "Хәтфә", Түбән Суыксуның "Яшь йөрәкләр", Бордының "Борды", Мәләкәснең "Питрау", Кече Шилнәнең "Сударушка", Олы Шилнәнең "Росинка" фольклор коллективлары чыгыш...

Универсиада көннәрендә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясый. Безнең район фольклор ансамбльләре һәм үзешчән артистлары 16 июль көнне Универсиада кунакларына үзләренең махсус программаларын тәкъдим итәчәк. Игенчеләр сарае каршында Бикләннең "Хәтфә", Түбән Суыксуның "Яшь йөрәкләр", Бордының "Борды", Мәләкәснең "Питрау", Кече Шилнәнең "Сударушка", Олы Шилнәнең "Росинка" фольклор коллективлары чыгыш ясаячак. Ә фольклор мәйданчыгында исә Калмашның "Сәйлән" ансамбле үз программасын тәкъдим итәчәк, Новотроицкое авыл җирлегеннән Наил Заһретдинов тальянда уйнаячак, Иске Байлардан Айгөл Шәйхетдинова, Сәмәкәйдән Сөмбел Ситдыйкова җыр башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада