Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Универсиада уты безнең районга да килеп җитте

XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының уты Яр Чаллыга 27 июньдә - Яшьләр көненә килеп җитте. Иң беренчеләрдән булып, утны безнең район кабул итте. Чара 19 сәгать 30 минутка билгеләнгән иде. Универсиада факелын район хакимияте бинасыннан башлап «Ил-ана» монументына кадәр алып бардылар. Бу мактаулы бурыч 9 кешегә йөкләнгән иде. Алар һәрберсе...

XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарының уты Яр Чаллыга 27 июньдә - Яшьләр көненә килеп җитте. Иң беренчеләрдән булып, утны безнең район кабул итте. Чара 19 сәгать 30 минутка билгеләнгән иде. Универсиада факелын район хакимияте бинасыннан башлап «Ил-ана» монументына кадәр алып бардылар. Бу мактаулы бурыч 9 кешегә йөкләнгән иде. Алар һәрберсе 100 метр, ә барлыгы 800 метр ара үтәргә тиеш иде. Факелны тотып баручылар арасында муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев булды. Моннан тыш, бу җаваплы эш районыбызның данын спорт ярышларында күп тапкырлар яклап чыккан яшьләргә - Алсу Сафиуллина, Диана Нуретдинова, Артур Җиһаншин, Алмаз Кәлимуллин, Илнур Рамазановка да йөкләнгән иде. Факел тотып, 800 метрлык юлны үткәндә, 8 пунктта 8 волонтер да торды. ГЭС бистәсенең Студентлар тукталышында урнашкан «Ил-ана» һәйкәленә килеп җиткәч, Универсиада утын Тукай районы вәкилләре Яр Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһәд Латыйповка тапшырды. Соңыннан эстафета Муса Җәлил, Яр Чаллы, Тынычлык, Халыклар дуслыгы проспектлары буенча үтте.

Универсиада утын безнең район ничек каршы алды? Әлеге чарада ниләр булды? Бу турыда газетабызның киләсе санында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада