Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Унбер бала тәрбияләп үстерүче гаилә дәүләт ярдәмнәре турында белмәүдән зарланды

"Законнарны без өйрәнеп йөрергә тиеш түгел, социаль тармак вәкилләре хәбәр итәргә тиеш", - ди Яңа Кенәрдән Галиевлар гаиләсе. Арчада унбер бала тәрбияләп үстерүче гаилә дәүләт ярдәмнәре турында белмәүдән зарланды. Бу хакта бүген "Татар-информ" хәбәрчесенә Яңа Кенәр авылында яшәүче Галиевлар әйтте. Минзилә һәм Ирек Галиевлар 11 бала тәрбияләп үстерә. Иң олы...

"Законнарны без өйрәнеп йөрергә тиеш түгел, социаль тармак вәкилләре хәбәр итәргә тиеш", - ди Яңа Кенәрдән Галиевлар гаиләсе.

Арчада унбер бала тәрбияләп үстерүче гаилә дәүләт ярдәмнәре турында белмәүдән зарланды. Бу хакта бүген "Татар-информ" хәбәрчесенә Яңа Кенәр авылында яшәүче Галиевлар әйтте.

Минзилә һәм Ирек Галиевлар 11 бала тәрбияләп үстерә. Иң олы балаларына - 26, төпчегенә бер яшь. Күпбалалы әти-әнинең ике оныклары да бар.

"Өч баласы булган гаилә күпбалалы статусына керә. Ә бездә 11 бала. Без дүрт тапкыр күпбалалы гаилә", - ди гаилә башлыгы.

Галиевлар дәүләт ярдәмнәре турында белмәүдән зарланды.

"Ил өчен закон кабул ителә, ә үтәлеше төрле җирдә төрлечә. Әйтик, Ульян өлкәсендә 7 балалы гаиләләргә машина бирелә. Фатир, төрле субсидияләр бирелгән төбәкләр дә бар. Ә бездә мондый ярдәмнәр өчен акча юк. Аннан соң без күпвакытта хокукларыбызны белмибез дә. Әйтик, социаль тармак вәкилләре теге яки бу закон, үзгәреш турында ишетеп, аны күпбалалы гаиләләргә хәбәр итәргә тиеш", - ди Ирек Галиев.

Искәртеп үтик, бүген Арчада "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасының күчмә утырышы уза. "Татар-информ" моңа кадәр Татарстан авылларындагы күпбалалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән онлайн-киңәшмәләр уздырылачак һәм Арчада күпбалалы гаиләләргә җир бирү эше апрель-май айларында төгәлләнәчәк дип язган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев