Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Улына пычак белән кадаган иргә карата хөкем карары чыгарылды

Аталар һәм балалар арасында аңлашылмаучылыклар тормышта бик еш булып тора. Мондый очраклар еш кына алар арасында конфликт тууга һәм фаҗига килеп чыгуга китерә.

Круглое Поле поселогында яшәүче 52 яшьлек ир-ат белән аның 24 яшьлек улы арасында да көнкүрештәге проблемалар аркасында тавыш чыга. Ярыйсы гына алкоголь кулланган әтисе бәхәс вакытында улының эченә пычак белән кадый һәм баласының сәламәтлегенә шактый авыр зыян китерә.

Узган җомга көнне суд гаепләнүчегә карата хөкем карары чыгарды. Зыян күрүче якның соравын истә тотып, 52 яшьлек иргә бу очракта шартлы җәза гына бирелде, дип хәбәр итә район прокурорының өлкән ярдәмчесе Илдар Рамазанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев