Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ул беркайчан да бирешми

Әйләнә-тирәбездә юктан гына бар ясый белә торган кешеләр бар. Алар җитез, булдыклы, зирәк һәм һәрвакыт үз максатларына ирешүчән. Югары Байлар авылында гомер итүче хезмәт ветераны Мөдәфир Нуриәхмәт улы Адиев нәкъ шундый затларның берсе.

Мөдәфир абый безне капка төбеннән үк каршы алды. Ягымлы елмаеп, зур җылы өенә чакырды. Мөдәфир абыйга 75 яшь. Тик аңа бер генә дә бабай дип эндәшәсе килми - күңеле яшь аның. Көләч йөзле, үзе шаян, йомшак телле. Катлаулы тормыш сынаулары үткән димәссең дә.

Мөдәфир Нуриәхмәт улы 1940 елда туган. Гаиләдә өч бала үскәннәр: аннан башка тагын апасы Рәмзия һәм энесе Габделбари бар. 1942 елда әтисе Нуриәхмәт сугышка китә, 1944 елда исә үлеме турында хәбәр килеп ирешә. Мөдәфир абый әтисен фотосурәтләрдән генә күреп белә. Әнисе Тәгъзимә ханым сугыш чорыннан соңгы авыр елларда берүзе өч бала үстерә. Сабый чагында ук Мөдәфир абый тагын бер авырлык кичерә - аның тумыштан бер күзе күрми.

Белемгә тартылу Мөдәфир абыйда бик иртә уяна. Мәктәпкә кергәнче үк ул укый белә. «Алты яшемдә район гәҗитен укый идем инде мин», - дип балачагын искә төшерә ул. Җиде яшендә, күршедәге мулла бабай янына йөреп, гарәпчә укырга, язарга өйрәнә.

1959 елда фермада көтүче булып эшли башлый Мөдәфир. Сугыш тәмамлануга да күп вакыт узмаган әле. Авылның яшь ир-атларының күпчелеге яу кырында ятып калган. Әле анда, әле монда эшче куллар җитми. Шуңа күрә 1961 елда авылдан Архангельск ягына урман кисәргә кеше җибәрергә кирәк булгач, эшкә күндәм Мөдәфирне җибәрәләр. Аннан кайткач, ул колхозда эшли, әмма укырга омтылышы сүрелми. Һәм ул Алабуга шәһәрендә укып, мал табибы һөнәрен үзләштерә. Укып кайткач, Гөлҗәүһәр ханым белән гаилә коралар, дүрт ир бала үстерәләр.

Мөдәфир әфәнде 43 ел буе колхозда эшли, шуларның 35 елы - мал табибы вазифасында. Ләкин ял итеп ята торган заттан түгел ул. Мөдәфир абый умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Бу эш аңа җан рәхәте генә түгел, яхшы керем дә китерә. Алдына зур планнар куя. Тик, кызганычка каршы, 1992 елда барлык җыелмалар бер мизгелдә юкка чыга. «Әйтерсең лә җилгә очырдым», - дип көлә ул хәзер. Мөдәфир абый барлык язмыш тозакларына көлеп карарга һәм бервакытта да үкенмәскә ияләнгән. Ул беркайчан да бирешми - акча эшләүнең башка ысулын таба. Улы Фазыл белән ВАЗ машинасы сатып алып, тире җыеп сата башлыйлар. Берникадәр вакыттан соң, Фазыл үзенә инде «Жигули» сатып ала. Тик мал асраучылар кими, тире белән эшләү табыш китерми. Мөдәфир абый бу юлы да югалып калмый. Авылга еш кына әзербәйҗан милләтеннән булган кешеләр сарык сорап килә. Димәк, сорау бар - сарык үрчетергә кирәк. Нинди генә шөгыльгә тотынса да, Мөдәфир абый ихлас күңелен биреп эшли.

Сарык сату да яхшы гына чыгымнар китерә башлагач, ул үгез асрарга дигән карарга килә. Тик монда ул уңышсызлыкка юлыга: үгезләрнең бәяләре арта һәм Мөдәфир абый аларны үрчетү эшен туктата. Үз дигәнендә нык торырга ияләнгән, тумыштан үҗәт, максатчан әңгәмәдәшем, озак уйлап тормыйча, атлар асрап карарга кирәк дигән фикергә килә.

Тормыш дигәннәре шома гына бармый шул, якты көннәрдән соң, караңгылары да килә... 2006 елда Мөдәфир абыйның олы улы Рәдиф баш миендәге яман шештән вафат була. Мондый кайгыны кичерә алмыйча, 2007 елда яраткан хатыны Гөлҗәүһәр дә бакыйлыкка күчә. Шул ук елны апасы Рәмзия дә якты дөньядан китеп бара. 2010 елда 93 яшендә әнисе Тәгъзимә әбекәй дә җан бирә. Мөдәфир абый күңел төшенкелегенә бирелмәскә һәм кешеләр арасында кайгы-хәсрәтен күрсәтмәскә тырыша, әмма югалтуларны бик авыр кичерә, хәзер дә якыннарын сагынудан күңеле өзгәләнә. Сагыштан көндәлек мәшәкатьләр коткара. Аллага шөкер, алты оныгы, бер оныгының кызы бар. Алар өчен яши ул.

Бүгенге көндә Мөдәфир абый үз шөгылен - атлар сатуны кече улы Азатка тапшырган. Андый эшләргә тотынырга хәзер сәламәтлек комачау итә, ди әңгәмәдәшем. Эшсез утыра дигән сүз түгел бу. Дүрт ел Мөдәфир абый авыл мәчетендә имам була. Ике тапкыр хаҗ кыла. Моның өчен Аллаһыга рәхмәт укый. Бүгенге көндә умартачылык белән шөгыльләнүен дәвам итә. «Бөтен җәйне мин умарталыкта үткәрәм. Анда барлык хәсрәтләр, күңелсез уйлар онытыла. Җан тынычлыгы килә», - дип уртаклаша Мөдәфир абый.

Мөдәфир абыйның сырхавы тумыштан булса да, гариплек турында рәсми документны ул күптән түгел генә алган. Сөйләве буенча, табиблар аны берничә тапкыр карыйлар, Казанга да җибәрәләр. Барысы да ачык була, ләкин гариплек буенча группа бирергә теләмиләр. Әмма Мөдәфир абый гаделлеккә ирешә.

Ул физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан кызгану түгел, ә горурлык һәм соклану хисләре уята. Мөдәфир абый күп кенә сәламәт кешеләрдән дә эшлеклерәк. Ул язмышыннан зарланмый, тулы канлы тормыш белән яши, беркемнән дә ярдәм сорамый, киресенчә, үзе башкаларга булыша һәм куйган максатларына ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инвалидлар ункөнлеге