Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укытучыларга багышланган акция оештырылды

Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Мөгаллим, укытучы... Һәрбер кеше бу дөньяда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Укытучы хезмәте - авыр да, жаваплы да. Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка...

Балаларыбызга, оныкларыбызга белем һәм тәрбияләүгә гомерләрен багышлаган Калмаш урта мәктәбе укытучылары зур хөрмәткә лаеклы шәхесләр. Якты, матур мәктәптә балаларга сыйфатлы белемне 16 педагог бирә. Шушы көннәрдә 6нчы сыйныф укучылары «Рәхмәт сиңа, укытучым!» дигән акция үткәрделәр. Мәктәп укучылары үзләренең котлауларын, рәхмәтләрен дәфтәр битенә яздылар, бер-берсе белән фикерләрен уртаклаштылар. Шул язмаларның берничәсен «Якты юл» газетасы укучыларына да тәкъдим итәм.

Артем Бронников (8нчы сыйныф укучысы):

«Бу дөньяда күп һөнәрләр бар, ләкин минем өчен иң мөһиме - ул укытучы. Үзебезнең укытучыларыбызга мин бик рәхмәтле, чөнки алар без белемле, акыллы булсыннар дип, бар көчләрен куеп эш йөртәләр, зирәк киңәшләре белән ярдәм итәләр».

Аделина Шәвәлиева (9нчы сыйныф укучысы):

«Укытучы - минем өчен иң якын һәм иң якты кеше. Рәхмәтемне беренче укытучыма җиткерәсем килә: ул безне җитәкләп белем дөньясына алып керде, аннан тирән белем серләренә төшендерде. Әлбәттә, безне тәрбияләү бик җиңелләрдән булмагандыр. Әмма шуңа да карамастан, һәрберебезнең көенә килеп, җаена кереп эшли белде. Рәхмәт Сезгә тырышлыгыгыз өчен, безне яраткан өчен, безне шулай тәртипле үстергән өчен».

Ильмир Гыйльметдинов (10нчы сыйныф укучысы):

«Кешенең киләчәге - укытучылар кулында. Алар бала күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салган кеше. Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы ул - Укытучы. Рәхмәт сиңа, Укытучым!».

Гөлсимә Салихова,
Калмаш авылының китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев