Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төзек мәктәп – авыл терәге

Без романтик гүзәллекне бик ерактагы иксез-чиксез диңгез буйларыннан, биек таулардан, шаккатыргыч риваятьләр сакланган чит кыйтгадагы кала һәм салалардан эзләргә күнеккәнбез. Ә бит якындагы матурлыкка күзләребезне тутырып багарга вакытыбыз да, игътибарыбыз да җитми түгелме?.. Табигатьнең иң гүзәл бер почмагында урнашкан Яңа Бүләк авылы үзенең шаулап утырган урманнары, челтерәп аккан чишмәләре, җәйрәп яткан күлләре белән һәркемне әсир итә алырлык олуг көчкә ия.

Ул бит әле мәшһүр Илһам Шакировның туган авылы да. Туган ягына булган мәхәббәте аның гомерлек илһам чыганагы иде. Бәяләп бетергесез зур рухи мирас калдырган талант иясе быел бакыйлыкка күчте. Туган ягы, Тукай районы халкы аның якты рухы алдында баш иеп, аның якты истәлеген яд итеп яши. 
Татар моңын бар дөньяга таныткан бөек җырчыбыз Илһам ага Шакировның кече Ватанын саклау, үстерү, аны киләчәк буыннарны тәрбияләүдә файдалану юнәлешендә район күләмендә максатчан проектлар әзерләнә һәм тормышка ашырыла. 
Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбендә һәм аның янәшәсендә урнашкан Илһам Шакиров музеенда зур эшләр башланып китте. 
Мәктәптәге төзекләндерү эшләрен билгеле төзелеш оешмасы алып бара. Инде беренче нәтиҗәләр дә күренә: мәктәпнең түбәсе, тәрәзәләре яңартылган, бина сайдинг белән матур итеп өлешчә тышланган. Прораб Илназ Харисовның әйтүенә караганда, биредә төзелеш эшләре 25 мартта башланып киткән. Бригадада 25 кеше хезмәт куя. Илназ үзе тумышы белән Минзәлә районы Бикбау авылыннан булса, калган егетләр барысы да Актаныш районыннан икән. «Егетләребез бик тырыш, үз эшләрен яратып, намус белән башкаралар. Без фундаментларны ныгыту, өрлек һәм матчаларны алмаштыру кебек авыр этапларны үттек инде. Хәзер эчке эшләр башкарыла: диварлар яңартыла, яңа идән җәелә, асылмалы түшәм, бүлмәара ишекләр урнаштырыла. Җылылык системасын, санитария узелларын да тулысынча төзекләндерү, раковина, кран һәм унитазларны да тулысынча алмаштыру күздә тотыла. Электр белән тәэмин итү системасы урнаштыру 90 процентка башкарылды. Бинаны янгынга каршы система һәм видеокүзәтү җайланмасы белән җиһазландырасы, актлар залында сәхнә ясыйсы бар. Элек бинадан читтә урнашкан остаханә дә хәзер мәктәп бинасында урнашачак. Эшебездә бернинди тоткарлыклар да юк. Җитәкчебез Равил Ярмиев күрсәтмәсе буенча, төзекләндерү эшләре бер айдан тәмамланырга тиеш. Район җитәкчелегенең ышанычын аклап, эшебезне уңышлы башкарып чыгарга язсын», – ди Илназ Фәнзул улы. 
Мәктәпнең сакланып калуына, алай гына да түгел, гаҗәеп матур итеп төзекләндерелүгә авыл халкы ифрат шат. Әлбәттә инде, аеруча сөенгән кешеләрнең берсе – озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән Сәлмән Әхмәтҗанов.
– 192 балага исәпләнгән мәктәбебез 1972 елда төзелде. Шул вакыттан бирле зур ремонт булганы юк иде. Ни кызганыч, мәктәп 2014 елда капиталь төзекләндерү программасына кертелеп тә төшеп калды. Бездә ясаласы ремонт Иске Абдул мәктәбенә бирелде. Ниһаять, без быел яңа программага кердек. Шунысын ассызыклау мөһим: Илһам абый Шакиров шәхесе, аның бөек исеме, якты рухы да мәктәп язмышын хәл итүдә бәяләп бетергесез зур роль уйнады. Мин хәзер сөенеп туя алмыйм: ярый әле теге вакытта төзекләндерү Иске Абдулда уздырылган. Чөнки безгә ул чакта планлаштырылганнан күпкә катлаулырак эшләр башкарырга кирәк иде. Түшәмнең су агып утырган җирләре бар иде бит. Хәтта стенаның кайбер өлешләрен нигезенә кадәр сүтеп, яңадан кирпечтән күтәрделәр. Акча булмаса, берни эшләп булмый. Башта төзекләндерүгә 31,5 миллион сум каралган иде, хәзер бу сумманы 38 миллионга кадәр арттыру күздә тотыла. Төзекләндерү эшләре бик яхшы бара. Мин 27 ел шушы бинада укыттым. Бәлки 70 елдан соң бераз гына ремонтлыйсы булыр дип торам, – дип елмая мәктәп директоры. 
Узган уку елында мәктәптә Иске Теләнче, Байбүләк, Күктәк Мирсәет, Яңа Бүләк авылларыннан 31 бала укыган. Шуларга 12 укытучы белем биргән. «Безнең төбәк өчен бу бәлки зуррак дип тә уйлыйсыздыр, – ди Сәлмән Мөҗәһит улы, – ләкин без киләчәккә зур өметләр баглап яшибез. Авылга терәтеп диярлек 168 хуҗалыкка исәпләнгән яңа бистә – евроавыл төзелергә тиеш. Шуңа күрә мәктәбебезнең төзекләндерелүе бик урынлы булачак». 
Илһам Шакиров музее һәм авыл советы бер бинада урнашкан. Район башлыгы тәкъдимен исәпкә алып, авыл һәм мәктәп тарихы музейлары шушы бинаның беренче катында оештырылачак икән. Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдиновның әйтүенчә, бинаның түбәсен алыштыру, тәрәзәләрен яңарту көтелә. 
– Бу безнең өчен, һичшиксез, көтеп алынган вакыйга. Биредә эшләрне башка бригада башкара. Кирәкле үлчәмнәр алынды, стеналары акшарланды. Тиздән обойлар беркетә башлаячаклар. Бина эчендәге бизәкләр, стендлар җиңелрәк һәм чыдамрак материалдан яңартып ясалачак. Күргәзмәнең концепциясе шул ук калачак. Киләчәктә музей фонды яңа фотолар һәм экспонатлар белән дә тулыланачак. Авылга керүчеләрне каршылаучы стеллалар яңартылачак, юллар төзекләндереләчәк. Җырга-моңга гашыйк җаннар киләчәктә дә музеебызның даими кунаклары булырлар дип уйлыйбыз. Шулай ук биредә традицион рәвештә зур фестивальләр, төрле очрашулар, никах рәсмиләштерү тантаналары кебек күркәм чаралар үткәреләчәк. Безнең музей үз ишекләрен июль урталарында ачарга әзерләнә. Беренче кунакларыбыз «Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре булачак, – ди авыл җирлеге башлыгы.

Фидаил МӘҖИТОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев