Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түләмәсәң, штраф икеләтә арта

Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе тугыз айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Бу чорда 20 утырыш үткәрелгән. Аларда 161 административ эш каралды. Шул исәптән ата-ана вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өчен 81 материал, комендант сәгатен бозган өчен - 34, спиртлы эчемлекләр кулланган өчен - 29, яшүсмерләрне спиртлы эчемлекләр куллануга тарткан өчен - 6,...

Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе тугыз айлык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Бу чорда 20 утырыш үткәрелгән. Аларда 161 административ эш каралды. Шул исәптән ата-ана вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өчен 81 материал, комендант сәгатен бозган өчен - 34, спиртлы эчемлекләр кулланган өчен - 29, яшүсмерләрне спиртлы эчемлекләр куллануга тарткан өчен - 6, эчкән хәлдә һәм машина йөртү хокукы булмаган килеш транспорт белән идарә иткән өчен - 3 һәм башка шундый кырын эшләр өчен тагын 8 материал каралды. Тәртип бозучыларга 46 мең 350 сум күләмендә штраф салынды, 39 кешегә кисәтү ясалды. Административ хокук бозулар турындагы кодекстагы үзгәрешләр буенча, комиссия тарафыннан салынган штраф 30 көн эчендә түләнмәсә, ул икеләтә алына, ләкин 1000 сумнан да ким булмый, дип хәбәр итте комиссиянең җаваплы сәркатибе Гөлназ Әхтәмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев