Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тыл батырлары»

Боерган авылы китап-ханәсендә «Тыл батырлары» дип аталган патриотик чара узды. Ул ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлап үткәрелде.

Акциягә боерганлылар белән бергә Югары Байлар, Күзкәй, Калмия, Иштирәк, Иске Абдул, Мәләкәс, Шилнәбаш, Яңа Бүләк, Мусабай Завод, Теләнче Тамак, Иске Дөреш, Кнәз, Иске Җирекле, Түбән Суыксу, Бәтке авыллары китапханәчеләре дә кушылды. Алай гына түгел, чарага Башкортстандагы хезмәттәшләребезне дә тарттык. 
Чарага әзерлек кысаларында без хезмәт фронтында катнашкан бүгенге өлкән буын кешеләреннән сугыш еллары истәлекләрен тупладык. Сугыш чоры кешеләренең уртак кичерешләре күп, әмма һәркемнең үз язмышы. Ветераннарыбыз хәтерендәге хатирәләрне барлап, алар турындагы мәгълүматларны язып алдык. Бу чарабыз буыннар чылбырын, нәселләр шәҗәрәсен барлау өчен бай чыганак булачак.

Флүзә СӘЛИМОВА, китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев