Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тумышы белән Югары Байлардан, хәзер Швециядә яшәүче Гөлүзә Зиятдинова Европа Сабан туенда катнашкан

Берлин шәһәрендә II Европа Сабантуе узды. Аны Венера Вәгыйзова рәислегендәге "Татарлар Дойчланд" җәмгыяте оештырган. Аның сүзләренчә, бәйрәмдә Европадагы 20гә якын илдән 800дән артык татар катнашкан. Иң зур төркем - 54 кеше Литвадан килгән. Тумышы белән Тукай районы Югары Байлар авылыннан, инде 20 елга якын Швециядә яшәүче якташыбыз Гөлүзә Зиятдинова да...

Берлин шәһәрендә II Европа Сабантуе узды. Аны Венера Вәгыйзова рәислегендәге "Татарлар Дойчланд" җәмгыяте оештырган. Аның сүзләренчә, бәйрәмдә Европадагы 20гә якын илдән 800дән артык татар катнашкан. Иң зур төркем - 54 кеше Литвадан килгән.

Тумышы белән Тукай районы Югары Байлар авылыннан, инде 20 елга якын Швециядә яшәүче якташыбыз Гөлүзә Зиятдинова да әлеге зур бәйрәмдә катнашкан. Әлеге сәяхәттән тәэсирләре, фотолары белән ул "Якты юл" газетасы укучылары белән дә уртаклаша.

"Берлинда үткән Европа Сабан туена без - Швециядән бер кечкенә төркем, 10 лап кеше бардык. Нигездә, бу - әле көзен генә оешкан "Ак калфак" төркеме кызлары. Төркемнең җитәкчесе - Чаллыдан килеп, инде 5 ел биредә яшәүче Әнүзә Еремина Зеттерлунд. Һәр илдән килгән вәкилләр үз чыгышын әзерләргә тиеш иде. Менә без дә бу эшкә яхшылап әзерләнеп бардык. Мин Зөләйха Минхаҗева сүзләренә язылган "Чәк-чәк" җырын (аудиоязманы Гөлүзә ханымның "Вконтакте" төркемендәге битендә тыңларга мөмкин : https://vk.com/id223480591?z=photo223480591_371027883%2Fwall223480591_475) һәм Сания Әхмәтҗанова язган "Кардәшлекне саклыйк йөрәктә" дигән җырны башкардым. Минем күлмәгемнән кала, кызларның сәхнә киемнәрен тегүдә Әнүзә ханым зур өлешен кертте.

Европаның төрле илләреннән килгән милләттәшләребез белән күрешү, танышу, дуслык җепләрен булдыру - ул үзе зур бәйрәм, шатлык. Барыбыз да "Туган авылга", Сабан туена кайткан, күптән күрешкән туганнар, дуслар кебек булган бер төсле якын хисләр туды. Кайберләре белән элеккеге елларда Лондон, Рига Сабан туйларында танышып дуслашкан идек. Аларны күрү аеруча күңелле иде. "Дөнья түгәрәк" ("Мир тесен"), диләр бит. Бактың исә, сөйләшә китсәң, кайберләре белән таныш та булып чыгабыз, дусларыбыз, туганнарыбыз аша. Болгариядә яшәүче бер ханым, Розалия Хәйруллина исә, якташым да булып чыкты(Боерган авылыннан). 20 еллап инде анда яши икән.

Әйткәнемчә, безгә бит мондый бәйрәм һәм очрашулар бик тансык. Мондый чаралар татарларны танытуда бик тә әһәмиятле, дип уйлыйм. Узган ел Латвиядә безнең бәйрәмне бераз латышлар, ә бу юлы алманнар да күреп, кызыксындылар. Дуслык-татулык, безнең халыкларыбызның бердәмлеген ныгыту өчен, очрашулар ,әлбәттә , зур әһәмияткә ия.

Сабан туеннан кала, Берлинның үзендә бик күп йөрдек. Бер көнне төркем белән экскурсия булды һәм без Муса Җәлил җәзаланган Плётцензее төрмәсенә бардык. Якташыбыз, Чаллы кызы анда яшәүче һәм Сабан туен төп оештыручылардан Венера Вәгыйзова , төрмәдә Җәлил һәм анда корбан булучы татарлар турында тетрәндереп сөйләде. Барыбызның да күзләре яшь белән тулды. Шул чагында без әкрен генә М. Җәлилнең "Җырларым" җырын җырладык. Бу җырыбыз палач балтасыннан башлары өзелгән корбаннарга, шул исәптән Җәлил һәм 11 татарга да дога булып ирешсен иде, Амин!",- дип яза Гөлүзә Зиятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев