Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тумышы белән тукайлы Гөлүзә Зыятдинова Швециядәге татарларның 8 мартны бәйрәм итүе турында

Без монда татарлар 7 мартта , гадәттәгечә, бер бинага җыелып, Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм иттек. Шведлар, гадәттә, безнеңчә бәйрәм итмиләр инде, ләкин без үз гадәтләребез буенча, җыелып бәйрәм ясыйбыз, "бер уч татар" (ред.Гөлүзә ханым елмаю билгесе куйган). Үзебез пешереп китергән ризыклардан сыйланабыз. Җырлап, биеп, күңел ачабыз. Бу юлы , әлбәттә,...

Без монда татарлар 7 мартта , гадәттәгечә, бер бинага җыелып, Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм иттек. Шведлар, гадәттә, безнеңчә бәйрәм итмиләр инде, ләкин без үз гадәтләребез буенча, җыелып бәйрәм ясыйбыз, "бер уч татар" (ред.Гөлүзә ханым елмаю билгесе куйган). Үзебез пешереп китергән ризыклардан сыйланабыз. Җырлап, биеп, күңел ачабыз. Бу юлы , әлбәттә, әниләргә багышланган җырларны җырладык, шигырьләр дә укылды, һәм якташыбыз Флүрә апа Хөрмәтова уйнаган бию көе язмаларына рәхәтләнеп, арганчы биедек. Ә егетләребез сүз алып, безне котладылар һәм безгә роза чәчәкләре бүләк иттеләр. Менә бер фото коллаж шул бәйрәмнән. Кайнар сәламнар белән, Гөлүзә Зыятдинова, дип яза "Якты юл" газетасына тумышы белән Тукай районыннан булган, хәзерге көндә Швециядә яшәүче якташыбыз .
Гөлүзә Зыятдинованың башка хатлары белән "Ватандашлар" сәхифәсендә танышырга мөмкин :http://www.tukai-rt.ru/ru/component/k2/item/8421-goluze-zyiyatdinova.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев