Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тумышы белән Тукай районынан Гөлүзә Зыятдинова: Стокгольм янында “кар тамчылары” чәчәк ата (фото)

Швециядә табигать инде уянды, дөресрәге бездә ул йокламады да ахрысы, чөнки кыш бик кыска һәм йомшак булды. Әле бу көннәр бик ямьле,кояшлы, җылы тора. Тирә-ягыбызда, урман кырларда инде чәчәкләр дә күренә башлады. Менә шул матур чәчәкләрне мин камерама алдым. Бу ак чәчәкләр шведчадан туры тәрҗемә иткәндә "кар тамчылары" дип атала....

Швециядә табигать инде уянды, дөресрәге бездә ул йокламады да ахрысы, чөнки кыш бик кыска һәм йомшак булды. Әле бу көннәр бик ямьле,кояшлы, җылы тора. Тирә-ягыбызда, урман кырларда инде чәчәкләр дә күренә башлады. Менә шул матур чәчәкләрне мин камерама алдым.
Бу ак чәчәкләр шведчадан туры тәрҗемә иткәндә "кар тамчылары" дип атала. Шәмәхә һәм сары төстәгеләре - крокуслар. Сездә дә бардыр алар. Сары чәчәкләрнең атамасы - "gulsippor", ягьни "сары чәчәкләр", зәңгәрләре - "blåsippor", ягьни "зәңгәр чәчәк" . Соңгысын өзәргә, җыярга ярамый,тыелган.(Кызыл китапка кертелгән). Бу чәчәкләр безнең урам буйлап койма тирәләрендә, бакчаларда, паркларда да үсә, дип яза "Якты юл" газетасына Тукай районының Югары Байлар авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Швециядә яшәүче Гөлүзә Зыятдинова.
Якташыбызның башка хатлары белән монда танышырга мөмкин :http://www.tukai-rt.ru/tt/component/k2/item/8421-goluze-zyiyatdinova.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев