Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукта, мизгел!..

Фотожурналист Николай Тугановның фотолар күргәзмәсе - «Энергетик» мәдәният сарае диварында. Без аны тынгысыз, һәр вакыйганың үзәгендә кайный торган һәм көне-сәгате белән вакытлы матбугатта яктыртучы, төгәллекне яратучы фото остасы дип беләбез. Укучылар аның күптөрле фоторәсемнәре белән китап-журнал битләреннән һәм күргәзмәләрдән яхшы таныш. Шәһәр һәм КамАЗ төзелеше тарихы турында «Энергетик» мәдәният сараена...

Әнә яңа салынган биек йорт янәшәсендәге юлдан өч яшь әни бәбәйле арбаларын тәгәрәтеп, үзара сөйләшә-сөйләшә атлыйлар. Шатлыклары йөзләренә чыккан. Ихтимал, алар яңа йортка яңа гына күчкәннәрдер. Фотожурналист Николай Туганов әлеге фотосы белән шәһәрнең яңа микрорайонында тормыш башлануын гади итеп, күңелне кузгатырлык итеп сурәтли.

Кама буендагы олы төзелештә катнашучы төзүче-монтажчыларның киеренке хезмәтләрен газета-журнал битләрендә яктыртуга, төрле темага фоторепортажлар әзерләүгә, гигант төзелеш сулышын укучыларга үз вакытында җиткереп баруга күп көч куйды. Һәр фотосының үзәгендә - кеше, аның төсе-йөзе, борчылу-шатлыгын күзаллыйсың. Кайберләрен бер тапкыр карагач, кабат кайтып карыйсы килә. Аның үз алымын һичкем белән бутамыйсың. Менә армиядән кайтучы егетнең самолеттан төшүгә сөйгән кызы кочагында калу, мотоциклчы егетләрнең ярышта биеклектән сикереп һавадан очып бару мизгелләре һич онытырлык түгел. Фотожурналистның осталыгы, сәнгатьчә фикерләү нәтиҗәсе диясе килә. Шуны раслагандай, Николай Туганов туган ягыбыз матурлыгын, табигатебез гүзәллеген дистәләрчә фотоларында сәнгатьчә әсәрләре югарылыгында иҗат итте. Аның урман итәгендә яз һәм кышкы урман күренешләрен төшергән фотолары күңелдә тирә-ягыбызга соклану уята. Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы Николай Тугановны, газетабызның актив хәбәрчесен, 65 яшьлек күркәм юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев