Тукайлыларны «Якты юл» берләштерә
Киләсе яртыеллыкка район газетасына язылу кампаниясе тәмамлану алдында. Дөресен әйткәндә, ул җиңел бармады. Моңа, беренче чиратта, авылларда почта хезмәтенең тиешенчә оештырылмавы комачаулый. Бүген районның Теләнче Тамак, Күзкәй, Иштирәк, Калмия кебек зур, ныклы җирлекләрендә дә почтальоннар еш алышынып тору гадәти хәлгә әйләнде. Шул ук вакытта хөрмәткә лаек почтальоннарыбыз күп. Бүген әлеге хезмәттә чын-чынлап халыкны яраткан, эштән курыкмаган кешеләр эшли. Тукай районы авыллары буйлап йөргәндә без моңа тәмам инандык. Авыл халкы өчен район газетасының әһәмиятенә килгәндә, ул район вакыйгаларын эзлекле яктыртучы, халыкны житәкчеләр белән бәйләп торучы бердәнбер басма.
Башка районнарның радиосы, телевидениесе бар. Ә бездә фәкать газета. 41 меңнән артык кеше яшәгән Тукай районында яшәүчеләрне тагын нәрсә берләштерсен? Бер-беребез турында без каян белик? Районда булган вакыйгалардан ничек хәбәрдар булыйк? Кайберәүләр: «Бүген интернет заманы», – дияр. Тик, кызганычка каршы, чынбарлык шундый – Тукай районының дистәләгән авылларында интернет әле дә юк. Аннары, кайсы социаль челтәрдә Тукай районы, аның кешеләре турында тәфсилләп язалар? Ә бит язар әйберләр бихисап. Бүген районда икътисадый яктан, социаль һәм рухи яктан күтәрелеш күзәтелә. Быел, мисал өчен, тукайлылар республикада иң зур күләмдә – 175 мең тонна ашлык җыеп алуга ирештеләр. Искиткеч катлаулы һава шартларында! Бу бит күп нәрсә турында сөйли – безнең авылларның ныклы булуы турында да, кадрларның егәрлеге, җитәкчеләр командасының көчле булуы турында да. Без редакция хезмәткәрләре районның чын патриотлары буларак, андый вакыйгалар хакында горурланып сөйлибез. Районда бер-бер артлы җитештерү-сәнәгать предприятиеләре барлыкка килә. Соңгы ике елда гына дистәләрчә социаль объект яңартылды, төзелде. Район башлыгы Фаил Камаев халык белән һәр очрашуында кабатлый: «Болар белән генә чикләнмибез әле!»
Укучыларыбыз газетаның һәр санын көтеп ала
Район өчен ут йоткан, аның киләчәге белән кызыксынган кешеләр «Якты юл»ны редакциягә дә килеп ала. Күп житәкчеләр коллективларда күмәк язылу оештыра. Сер түгел, мәгълүмат чараларына мөнәсәбәт җитәкчеләрнең сәяси өлгергәнлеге турында сөйли. Әйтик, «Тукайтеплогаз» оешмасында район газетасын һәр хезмәткәр яздыра. «Ярыш», Сәйдәшев исемендәге, «Гигант», «Р-Агро» хуҗалыкларында да шулай. Район ветеринария берләшмәсе дә бу кампаниядән бервакытта да читтә калмый. Әйтергә кирәк, район газетасына бердәм язылу традициясе оешманың элеккеге җитәкчесе Әнсәр Әбделманов вакытыннан килә. Ул районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, хөрмәт казанган шәхес иде. Яшь җитәкче Ленар Хәйбуллин лаеклы төстә аның эшен дәвам итә. Ветераннарыбыз, инвалидлар да газетабызны даими укучыларыбыз. Аз керемле райондашларыбызны яздыручы күпсанлы иганәчеләребез дә бар. Тукай районы пассажирлар йөртү ассоциациясе җитәкчесе Равил Төхбәтуллин, Тукай районы фермерлар ассоциациясе башлыгы Минталип Миңнеханов, «Биклән» җитештерү кооперативы инвесторы Гарсеван Вардерасян, эшмәкәр Фәрит Галәветдинов шундыйлардан.
Сер түгел, «Безгә Чаллыдан килеп эшлиләр, аларга Тукай газетасы кирәкми», дип баш тартучылар да бар. Алар да бит Тукай районында көн күрәләр! Район тормышы, мәгълүмати сәясәт аларга кызык түгелмени?! Мин моңа гаҗәпләнәм һәм борчылам. Команда рухын югалтмас өчен хәтта зур булмаган оешмалар да корпоратив басмалар тота. «Дәүләт эчендәге дәүләт» булып яшәүче бакчачылык ширкәтләренә дә кагыла бу. Аларның җитәкчеләренә дә районыбыз вакыйгаларыннан хәбәрдар булып яшәү зыян итмәс иде. Безнең зур таянычыбыз – авыл җирлекләре башлыклары. Аларга зур жаваплылык – халыкның социаль-икьтисадый хәлен кайгырту бурычы йөкләнгән. Бер ук вакытта «Якты юл» аларның да олы ярдәмчесе. Авылда яшәүчеләрне оештыру, бердәм максатларга юнәлтү өчен дә кирәк ул район газетасы.
«Якты юл»ның 40 елдан артык тарихы бар. Ул – районыбыз тарихы. Шул гомер эчендә әллә никадәр көчле журналистлар хезмәт куйган биредә. Бәхетебезгә, аларның кайберләре бүген дә безнең белән. Алар һаман «Якты юл»ны зурлап, хөрмәтләп яши. Ветеран-журналист Заһидә апа Нәбиуллина язмалары – газетабызның бизәге. 40 ел журналист булып эшләгән остазыбыз Тукай районын биш бармагы кебек белә, кешеләрен чиксез ярата. Һәр вакыйгага карата аның олпат фикере бар. Безгә ул бик кадерле, аның киңәшләре кадерле. Шигъри күңелле Рәзинә апа Сәетгәрәева. Аның һәрбер сүзе күңелгә үтеп керә, чисталыкка-матурлыкка өнди. Районыбыз шагыйрәсе Тукай районы гимнын иҗат итте. Бүгенге көндә бик бирелеп туган авылы Биклән тарихын язу белән мәшгуль. Иске Дөреш авылында туып-үскән талантлы журналист Гөлшат Нуртдинова шәһәрдә бик җаваплы эштә эшләсә дә, безнең газета белән элемтәне өзми. Аның бер сулышта укыла торган гыйбрәтле хикәяләре – якташлары өчен иҗади күчтәнәч. Аерым рәхмәтебез Рәзинә апа Насыйбуллинага. Аеруча тыгыз чакларда ул башын да күтәрми безгә газета чыгаруда булыша. Бүген мин, җитәкче буларак, коллективның бурычы «Якты юл»ның данын кабат кайтару дип исәплим. Газета кирәкле, файдалы булсын өчен безнең командадан зур жаваплылык сорала.
Киләсе ел вакыйгаларга бай булачак. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүгә 75 ел, җирле советларга депутатлар, республикабыз Президентын сайлаулар һәм ил күләмендә халык исәбен алу елы. Шуның өстенә, район башлыгы Фаил Камаев Тукай районының 45 еллык юбилеен билгеләп үтүгә әзерлек барышын да бүгеннән үк игълан итте. Димәк, райондашларыбыз алдында да, газета коллективы алдында да зур бурычлар тора.
«Якты юл»ның үз проектлары бар
Тормыштан төшеп калмау, район халкына тагын да якынрак булыр өчен без быел берничә проектны тормышка ашырдык – «Йолдызлы чәкчәк – Тукай чәкчәге», «Баллы бәйрәм», «Уйна, Тукай гармуны!» фестивальләре. Арада иң уңышлысы – Чәкчәк бәйрәме. Халкыбызның бу татлы ризыгын пешерү осталары арасында узган бәйге бүген дә телләрдән төшми. Без аны быел тагын да зурлап оештырырга планлаштырабыз. Башта Тукай районы авылларында оста чәкчәк пешерүчеләрне сайлап алачакбыз, аларга Кама аръягы төбәге районыннан килүче осталар кушылачак. Кайсыдыр район гөбәдияләре, өчпочмаклары белән дан тота. Ә Тукай районы дөньяга чәкчәге белән танылсын!
Резидә ЮСУПОВА,
ТРның атказанган матбугат хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев