Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлыларның торак-коммуналь түләүләр буенча 4 миллионга якын бурычлары бар

Узган ел район халкына 141,63 млн сумлык торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтелгән. «Тукайжилсервис» ҖЧҖ директоры Валентина Игнатьева хәбәр итүенчә, шулардан 137,77 млн сумы түләнгән. Бу гомуми сумманың 97,28 процентын тәшкил итә. Калган бурыч - 3,86 млн сум. 2014 елда тукайлыларның 1,32 млн сум бурычлары булган. 5 авыл җирлеге түләүләрне 100 процент җыюга...

Узган ел район халкына 141,63 млн сумлык торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтелгән. «Тукайжилсервис» ҖЧҖ директоры Валентина Игнатьева хәбәр итүенчә, шулардан 137,77 млн сумы түләнгән. Бу гомуми сумманың 97,28 процентын тәшкил итә. Калган бурыч - 3,86 млн сум.

2014 елда тукайлыларның 1,32 млн сум бурычлары булган. 5 авыл җирлеге түләүләрне 100 процент җыюга ирешкән. Болар - Иштирәк, Комсомолец, Иске Абдул, Теләнче Тамак, Яңа Бүләк авыл җирлекләре. Комсомолец, Әҗмәкәй, Круглое Поле, Калмаш, Иске Дөреш авыл җирлекләрендә ике һәм аннан да күбрәк айлык бурычлары бар.

Салкын су өчен исәпләүләр гомуми йорт, шәхси счетчик күрсәткечләре һәм расланган нормативлар буенча башкарылган. Суд карары белән бурычлы кешеләрдән 457,6 мең сум бурыч кайтарылган, суд приставлары аша 14,7 мең сум юллап алынган. Пенсия фонды аша - 105,8 мең сум, оешмалар аша - 29,9 мең сум түләтелгән.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен банк, почта бүлекләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша түләргә була. Соңгысында 2015 елның 1 гыйнварыннан комиссия акчасы алынмый. Сбербанк һәм «Автоплатеж» хезмәте буенча өстәмә килешү төзелгән.

Фото чыганагы : pipec.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев