Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлыларны Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында нәрсә кызыксындыра?

Билгеле булганча, башкалабыз Казанда Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатыны бара. Ике көннән тарихка кереп калачак әлеге чара турында республикабыз матбугатында бик күп кызыклы фактлар да дөнья күрде. Миллионлаган тамашачы әлеге ярышны һәр көнне күзәтеп бара. Ә яякташларыбыз - тукайлыларны бу чара кызыксындырамы, алар өчен аның кайсы яклары...

Билгеле булганча, башкалабыз Казанда Су спорт төрләре буенча 16нчы ФИНА дөнья чемпионатыны бара. Ике көннән тарихка кереп калачак әлеге чара турында республикабыз матбугатында бик күп кызыклы фактлар да дөнья күрде. Миллионлаган тамашачы әлеге ярышны һәр көнне күзәтеп бара. Ә яякташларыбыз - тукайлыларны бу чара кызыксындырамы, алар өчен аның кайсы яклары кызыклы, мөһим? Шул турыда аларның үзләреннән сорадык:

Лидия Фәртдинова, китапханәче (Мәләкәс):

Вакыт булганда телевизор аша чемпионат турында тапшырулар карыйм, һәрдаим кызыксынам, бигрәк тә синхрон йөзү игътибарымны җәлеп итә. Спортчыларның исем-фамилияләре истә калмаса да, көн дә рейтингны күзәтәм.

28 июль көнне районнан делегация белән Казанга , "Пилигрим" тамашасының кабатлап күрсәтелгән программасын карарга бардык. Искимәле! Телевизордан карау ул бер нәрсә, үз күзләрең белән карау бөтенләй икенче икән. Хәзер искә төшергәндә дә тәннәр чымырдый - шулкадәр матур, техник яктан куелыш көчле, катлаулы, ул костюмнар, ул биюләр, сөйләп бетерерлек түгел! Сәгать ярымлык тамаша ун минутта үтеп китте кебек. Илебез өчен горурланып утырдым. Чыннан да, "Без - булдырабыз!", диясе килде.

Хәзер исә интернетта булса да, көн дә кем җиңгәнен карыйм. Бу кытайлар бөтен җиргә ничек җитешә, ничек барысын да булдыра, дип исем китсә дә, үзебезнекеләр өчен җан атам.

Миңнәхмәт Галләмов, лаеклы ялда (Түбән Суык Су):

Мин футбол, хоккейны яратарак төшәм. Су спорты мине кызыксындырмый, шуңа бу ярышларны бик сирәк карыйм.

Минталип Миңнеханов, фермер (Иске Җирекле):

Кызыксынам. Шатланам. Татарстанның дөнья чемпионаты үткәрерлек республика булуы белән горурланам. Иртәнге сәгать 5 тә чыгып китеп, төнге 11 дә генә эштән кайтсам да, Мәскәү яңалыкларын телевизордан күрсәткән вакытта чемпионат барышын күзәтеп, уңышларыбыз белән танышып барырга тырышам. Бу чемпионат - республика өчен дә, халкыбыз, милләтебез өчен дә бик кирәкле, мөһим, безнең дәрәҗәне күтәрә торган чара.

Эльмира Солтангәрәева, 11 сыйныф укучысы (Новый поселогы):

Сирәк булса да телевизордан яки интернеттан чемпионат барышын карыйм, Россия спортчылары өчен җан атам. Бигрәк тә синхронлы йөзү кызыксындыра. Аларның төгәл, бердәм хәрәкәтләренә сокланам.

Валерий Бакалдин , волейбол буенча тренер (Бәтке):

Һәр көнне телевизор карыйм, су спортының бар юнәлешләре дә кызыксындыра. Тик биеклектән сикерү - минем өчен иң кызыклысы. Ничек сикерер икән бу спортчы, дип борчылам, "Мин үзем болай эшли алмас идем", дип тә уйлыйм. Үзебезнең спортчыларның чыгышын кай вакыт үкенеп, кай вакыт горурланып күзәтәм. Әйтик, Татарстан спортчысы, трамплиннан сикергән Миңнебаевка зур өметләр баглаган идем дә, ул әллә 4, әллә 5нче урынны гына яулады. Аның өчен кәефем төште инде. Соңыннан аның белән интервью күрсәттеләр - үзе дә борчылган, әлбәттә.

Мин үзем спортчы, шуңа бу ярышларда катнашу, аңа әзерләнү никадәр күп көч таләп иткәнен яхшы аңлыйм. Көндәлек күпсанлы тренировкалардан тыш, күпме уйларга, күпме ихтыяр көче кирәк! Спортчылардан тагын алтын яулаган Лилия Низамова истә калды. Үзе чибәр, үзе булдыра! Спортта бу ике төшенчә бергә туры килүе сирәк. Синхронлы йөзү буенча спортчы кызлар да шундый кызык - барысын да бер итеп буяганнар.

Спортның бүтән төрләрендә нәтиҗә, җиңдеңме -юкмы икәнлеге шунда ук билгеле була. Ә монда, шулкадәр авыр программаны үтәгәннән соң, сабыр гына ничә балл җыйганыңны әйткәннәрен көтәргә кирәк. Монысы да авыр.

Бәткедә волейбол мәйданчыгында үткән тренировкаларда да бу хакта, чемпионат турында гел сөйләшәбез, фикер алышабыз.

фото http://www.business-gazeta.ru/text/138242/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев