Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлыларны Интернет аша алдыйлар

Интернет челтәре аша алдаучы мошенниклар көн дә яңа тозак коралар. Шушы март аенда гына да өч тукайлы үзләренең хәләл акчаларыннан коры калган. Сату-алу, хезмәт күрсәтү турындагы белдерүләр чыгара торган сайт аркылы Биклән авылы кешесе мошенникларга 53 мең сум акча күчерсә, Сосновый Бор поселогыннан бер тукайлы 40 мең акчасын югалткан. Узган...

Интернет челтәре аша алдаучы мошенниклар көн дә яңа тозак коралар. Шушы март аенда гына да өч тукайлы үзләренең хәләл акчаларыннан коры калган. Сату-алу, хезмәт күрсәтү турындагы белдерүләр чыгара торган сайт аркылы Биклән авылы кешесе мошенникларга 53 мең сум акча күчерсә, Сосновый Бор поселогыннан бер тукайлы 40 мең акчасын югалткан.

Узган атнада Түбән Суыксу авылында яшәүче тагын бер тукайлы Интернет аша зыян күргән. Ул банк сайтында кредит алу өчен белешмә калдырган була. Шуннан соң аңа исемен Владимир дип таныштырган кеше, шалтыратып, кредит ставкасын 12 процентка кадәр төшерергә вәгъдә итә. Счетка 50 мең сум акча күчерергә куша. Тукайлы, шушыларга ышанып, «банк хезмәткәре» әйткәнне эшли. Соңыннан инде моның бары алдау икәнлеген аңлап, эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итә.

Реклама

Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге башлыгы урынбасары Руслан Исмәгыйлев әйткәнчә, мондый төр җинаять эшен ачыклау бик авыр, чөнки зыян күрүче белән мошенник бары Интернет, яисә телефон аркылы гына аралаша.

Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге тукайлыларны шушындый очракларда сак булырга, теләсә кемгә акча күчермәскә, банк картасы номерларын чит кешеләргә әйтмәскә чакыра. Сату-алу, телефон, сайт аркылы башкарыла торган эшләрдә сак булсагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X