Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлыларга Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында рәхмәт хаты тапшырылды

15-17 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Анда Татарстан һәм чит илләрдән килгән 500 гә якын милләттәшебез катнашты. Чара Мөхлисә Бубыйның "И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз ­- туган телне саклау"дигән шигаре астында узды. Форумга җыелган хатын-кызларны ТР президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР дәүләт...

15-17 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Анда Татарстан һәм чит илләрдән килгән 500 гә якын милләттәшебез катнашты. Чара Мөхлисә Бубыйның "И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз ­- туган телне саклау"дигән шигаре астында узды.

Форумга җыелган хатын-кызларны ТР президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Әлеге чарада Тукай районыннан 7 хатын-кыз катнашты: Боерганнан Флүзә Сәлимова, Гөлфия Әгъләмова, Яңа поселогыннан Резедә Мәүҗетова, Иштирәктән Венера Закирова, Илһамия Идрисова , Бөтендөнья Татар конгрессының җирле оешма җитәкчесе Инзилә Әхмәтгәрәева, "Ак калфак" җәмгыятенең Тукай районы бүлекчәсе җитәкчесе Резидә Гарипова катнашты.

"Якты юл " газетасы мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева һәм Резидә Гариповага рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев