Тукайлылар Татарстанның JuniorSkills ярышларында катнашып, икенче урын яулады
25 нче март көнне Яр Чаллы шәһәренең 36нчы Яңа технологияләр лицей- интернатында Татарстанның JuniorSkills ярышларының "Мобиль робототехника" төре үтте. Республиканың төрле районнарыннан килгән 25 команда арасында Биклән мәктәбенең "Робототехника" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар - Ирек Латыпов(8 кл.) һәм Ринас Нуриев (7 кл.) - командасы 14+ категориясендә II урын алды (тренер Ренат...
25 нче март көнне Яр Чаллы шәһәренең 36нчы Яңа технологияләр лицей- интернатында Татарстанның JuniorSkills ярышларының "Мобиль робототехника" төре үтте. Республиканың төрле районнарыннан килгән 25 команда арасында Биклән мәктәбенең "Робототехника" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар - Ирек Латыпов(8 кл.) һәм Ринас Нуриев (7 кл.) - командасы 14+ категориясендә II урын алды (тренер Ренат Якупов ).
Чарада катнашучылар роботны җыелган килеш алып бара, ә менә аны эшләтүче махсус программа урында язылырга тиеш. Ярышның шартлары мондый булган: складта өч төрдәге товар саклана (төсле кубиклар). Мәктәп укучылары җыйган робот алдына шактый катлаулы мәсьәлә куела: шул товарның икесен дүрт клиентның берсенә итеп бирергә кирәк. Товарларның төсләре, клиентның тәртип саны (1,2,3,4) жирәбә аша билгеләнгән, ягъни алдан билгеле түгел.
Шунысын да әйтергә кирәк, конструкция ягыннан, ярышта бер-берсенә охшаган роботлар булмый, һәр команданың үз идеясе. Ярыш кырында роботның ориентлашуына килгәндә безнең робот, 5 см биеклектәге кырны чикләүче бортиктан 2-3 сантиметр ераклыкта яктылык датчигы ярдәмендә йөрергә сәләтле. Калган командалар мотордагы әйләнешләр датчигын кулланганнар.
Апрель аенда Казан шәһәрендә узачак алдагы этап ярышында да укучыларга зур уңышлар телибез, дип хәбәр итә Лилия Якупова.
Фотода: Биклән укучыларының кулында - үзләре җыйган робот.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев