Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар патриотик айлык кысаларында Сарман районының Зур Нөркәй мәктәбенә очрашуга барды

18 февраль көнне, Сарман районының Зур Нөркәй авылы урта мәктәбе коллективы чакыруы буенча укучылар белән очрашу оештырдык. Патриотик айлык кысаларында бик эчтәлекле чара булды ул. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр, Муса Җәлилнең шигырләрен дә сөйләделәр, җырлар да җырладылар. Очрашуга Нөркәй авылының ак әбие Әфганстан сугышында ятып калган Рамил Абдулминовның...

18 февраль көнне, Сарман районының Зур Нөркәй авылы урта мәктәбе коллективы чакыруы буенча укучылар белән очрашу оештырдык. Патриотик айлык кысаларында бик эчтәлекле чара булды ул. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр, Муса Җәлилнең шигырләрен дә сөйләделәр, җырлар да җырладылар. Очрашуга Нөркәй авылының ак әбие Әфганстан сугышында ятып калган Рамил Абдулминовның әнисе Люция апа да чакырулы иде. Аның адресына бик җылы сүзләр яңгырады.

Үз чиратында Люция апа улының соңгы хатын укыды. Мондый кайгы кичергән әнкәйләргә сабырлык, калган балаларының игелеген күреп яшәүләрен генә телисе кала безгә. Шунысы куанычлы - әлеге чара барышында Чаллыдан кунак булып килгән Чураш авылыннан әфганчы-ветеран Ильяс Хасаноның Рамил белән бер вакытта, бер урында хезмәт итүе ачыкланды. Люция апа белән Ильяс абыйның сөйләшер сүзләре күп иде. Очрашуга килгән Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов хәрби хезмәт юлы белән таныштырды, балаларга төпле киңәшләрен бирде.

Актив әфганчы-ветеран Әбүзәр Тагирович батырлыкны сугышта гына түгел, бүгенге тыныч тормышта да эшләп булуын искәртте. Һәйкәлләрне карап тору, олы яшьтәге абый-апаларга булышу да батырлык үрнәге булып тора, диде ул. Ильяс Хасанов шулай ук дөньяларыбызның тыныч булуын теләп, үз кичерешләре белән уртаклашты. "Гиндукуш" музее җитәкчесе Резеда Гарипова музей буенча интерактив экскурсиягә алып чыкты.

Очрашуны бик матур итеп Илсөяр Шакирзянова алып барды. Зур Нөркәй мәктәбе коллективына иң изге теләкләребезне җиткерәбез, балалар белән эшчәнлекләрендә уңышлар телибез, дип хәбәр итә "Гиндукуш" музее директоры Резеда Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев