Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлы вә Сәйдәшле Мерәстә китап бәйрәме үтте

Күптән түгел шушы исем астында авылыбызның үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган саллы китап басылып чыкты. Аңа Татарстан, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, җиде китап авторы, танылган журналист Әлфия Самат дөнья күрсәтте. Шушы сөенечле вакыйга уңаеннан, Мерәстә уздырылган китап бәйрәме авыл кешесен генә түгел, читтә яшәгән авылдашларны да чакырып кайтарды. Ул көнне алар,...

Күпләрнең күзләрендә шатлыклы һәм сагынулы яшь бөртекләре ялтырады, сәхнәгә чыгып сөйләгәндә тамак төпләренә төер тыгылды, чөнки истәлекле китапны кулга алу куаныч китерсә, икенче яктан, аны укып, нәсел-нисбәтләре турындагы хатирәләрне яңарту, аларны сагынып искә төшерүдән бигрәк ямансу иде. 1952 елдан авылыбызда укытучы булып эшләп, хәзерге вакытта унынчы дистәне түгәрәкләп килүче Маһирә апа Мәрдәнова болай дип сөйләде:

- Мерәс авылының «М» хәрефен дә белмәгән журналист Әлфия Самат өч елга якын безнең якта авыл тарихын, аның халкының гаилә истәлекләрен барлап йөрде. Һәр гаилә тарихын төбенә төшеп, бөртекләп-җентекләп өйрәнгәнен күреп-белеп торсак та, мондый ук дәрәҗәдәге затлы, бай эчтәлекле, гади, халыкчан тел белән, аңлаешлы итеп язылган китап булып басылып чыгар дип, күз алдына да китермәгән идек. Бу бит - искитмәле зур байлык, зур тарихи чыганак. Авыл кешесе өчен генә түгел, киләчәк буын өчен дә олы хәзинә булырлык иҗади хезмәт җимешен бүләк итте ул безгә.

- Бер төн эчендә йотлыгып, аерыла алмыйча укып чыктым бу китапны, - ди минем каенатам Равил Мөнәвиров, - яшьлеккә, әти-әниләр исән чакка, яшьтәшләр, күршеләр, күп туган-тумача белән аралашып яшәгән чорга кайтып, күңел кылларын тибрәндереп, алар белән кара-каршы утырып сөйләшкән-аралашкан кебек булдым. 1940-1945 еллардагы хуҗалык китабын укып, һәрбер йортта кемнәр яшәгәнен искә төшереп утырганда тыныч кына калу мөмкин түгел...

Сәхнәгә чыгып чыгыш ясаган Мизхәт Госманов хәзерге вакытта Чаллыда орлыкчылык буенча үзенең шәхси предприятиесен оештырып эшли, ул 1989-1993 елларда - Сәйдәшев исемендәге мөстәкыйль колхоз буларак аерылып чыккан хуҗалыкның беренче рәисе. Ул да элекке колхозчылары белән очрашып сөйләшүдән зур канәгатьләнү хисләре кичерде. Гомумән, сәхнә уртасына чыгып, үзләренең күңел түрләрендәге иң самими фикерләрен җиткергән, хәзерге көндә Теләнче Тамак авылында яшәүче Нәсимә Сәгъдиева, Кафия Җаббарова, Чаллыдан кайткан әфганчы, армия хезмәтендә вакыттагы батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Айдар Минһаҗев, Рафис Ширәев, Люция Гыймадиева, Минзәлә шәһәреннән кайткан Раилә Гаетова, Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы ветеран-терлекче Мәликә Миңнәхмәтоваларның чыгышларын тамашачы алкышлап каршылады.

Китап авторы Әлфия Хәнәфи кызы әлеге басманың дөнья күрүенә этәргеч биргән Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга карата булган ихтирамын һәм аның үз авылы халкының исемен мәңгеләштерү өчен шундый батырлыкка тиң тәвәккәллегенә соклануын белдерде.

- Минем республиканың күп район башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашканым, аларның әдәбиятка, тарихка кала торган мондый китапларга, басма мәгълүматка карата мөнәсәбәтләре турында фикер алышканым булды, - диде ул. - Кызганычка каршы, шактый күп җитәкчеләрдә бу юнәлештә җитди караш күзәтелми. Бүгенге көн белән генә яшәп, киләчәк турында уйлану юк дәрәҗәсендә. Дөрес, хәзер аерым шәхесләр (җитәкчеләр түгел!) башлангычы белән авыллар турында мондый китаплар чыгаруга игътибар арта бара. Сезнең район тарихында әле бу беренчеләрдән дип әйтсәм дә дөрес булыр. Ә менә авылдашыгыз, хуҗалык җитәкчесе Марат Тәлгать улы - ул бөтенләй башка, бу китап та - аның шәхсән тәкъдиме, аның башлангычы. Әгәр ул үзе башлап йөрмәсә, матди һәм мәгълүмати ярдәмен салмаса, сезнең кулларга әлеге матур китап килеп керер идеме соң? Шунлыктан иң элек сез аңа рәхмәтле булырга тиешсез. Сез аның мәрхәмәтлеге, аның алдан күрүчәнлеге, үткәннәрне белмәгән кешенең киләчәге юк икәнен сиземләве аркасында бүген күз яшьләрегезне дә яшерә алмыйча, үзара фикер алышып утырасыз. Марат Сафин ул үзе - артык тыйнак кеше, әлеге китап тәкъдим итү кичәсен уздырган өчен дә читенсенеп утыра: «Менә без нинди китап чыгардык, дип мактанган кебек була бит бу», - ди. Авылдашлары, үз кул астында хезмәт куйган хезмәттәшләре өчен, аларның балалары, оныклары өчен, буыннан-буынга мирас булып калырлык игелекле эш эшләгәч, мактансаң ярый торгандыр, минемчә. Бу бит - олы хәзинә, һәрбер гаилә кешесенең, алай гына да түгел, һәрбер баласының гаиләсе өчен өстәл китабы, гаилә альбомы булырлык басма. Форсаттан файдаланып, диңгез төбеннән энҗе бөртеге чүпләгән кебек, бернинди архивлардан да табылмый торган истәлек-хатирәләре белән уртаклашкан авыл халкына, аларны эзләшүдә минем беренче ярдәмчем ролен үтәгән хуҗалык хисапчысы, профсоюз рәисе Нәсимә Сәгыйдуллинага, укытучылар Ясирә Мөнәвирова белән Рәмзия Сафинага, ветераннар советы җитәкчесе Фәридә Әшрәфуллинага чиксез рәхмәтләремне җиткерәм, - дип сөйләде автор.

Әйе, бик күп авылдашларның исемнәре телгә алынган китап, элекке чорны чагылдырган йөзләгән фотолар аша хәтер сандыкларын өр-яңадан актарып ташлап, ерак үткәннәргә кайтарды.

Китап бәйрәме клуб мөдире һәм китапханәче Илнара Харисова һәм ветераннар советы җитәкчесе Фәридә Әшрәфуллина төзегән сценарий буенча җыр-музыка сөюче авыл талантларының чыгышлары белән үрелеп барды. Флёра Гатиуллина, Кафия Курочкина, ветеран-укытучы Кафия Җаббарова, тәрбияче Ләйсән Сәйфуллина авылдашларына музыкаль сәлам юлладылар. Авыл халкының, кайткан кунакларның зур дулкынлану белән, зур горурлык хисләре кичереп таралышуларын күреп тору безгә бик мәхкуль иде.

Барлык авылдашлар исеменнән Әлфия Хәнәфи кызы Саматка ихлас күңелебездән бик зур рәхмәт әйтәбез. Сезгә, милли җанлы, фидакарь милләттәшебезгә, хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар телибез.

Ясирә Мөнәвирова һәм Рәмзия Сафина.
Мерәс авылы.

Фото язма авторлары тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев