Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Тукай, син кояшы халкымның”

Тынмый сазыӊ, моӊлы сазыӊ Кем тыя алсын аны. Син яшәрсеӊ , меӊ яшәрсеӊ Син -шагыйрьләр солтаны! Һәр язда билгелəп утелə торган иң матур зур бəйрəмнəрнең берсе -татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукай туган көн. Аның туган көнен безнең Татарстанда гына тугел, дөньядагы барлык татар халкы билгелəп утə. Еллар үткән, ара ерагайган...

Тынмый сазыӊ, моӊлы сазыӊ

Кем тыя алсын аны.

Син яшәрсеӊ , меӊ яшәрсеӊ

Син -шагыйрьләр солтаны!

Һәр язда билгелəп утелə торган иң матур зур бəйрəмнəрнең берсе -татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукай туган көн. Аның туган көнен безнең Татарстанда гына тугел, дөньядагы барлык татар халкы билгелəп утə. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара. Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала.

Без дә бөек шагыйребезгә багышлап Мәләкәс авылы китапханәсендә "Тукай, син кояшы халкымның" исемле әдәби кичә үткәрдек. Кичәдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Балалар шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлын яктырткан китап күргәзмәсе белән таныштылар, "Габдулла Тукай - бөек татар шагыйре" исемле видеоролик, әкиятләр карадылар.

Балалар үзләре дә бәйрәмгә зур әзерлек белән килгәннәр, шигырьләр өйрәнгәннәр, рәсемнәр ясаганнар. "Тамчыкай" балалар бакчасыннан Сафаргалин Әмир "Шүрәле" әкиятен, Васильев Матвей "Җир йокысы", Самигуллин Ранэль "Туган авыл" шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр. 2 нче сыйныф укучылары Гаффанов Раиль, Самойлова София, Гатауллина Мәликә, Яхин Сөләйман районкүләм шигырь конкурсында катнаштылар һәм бу көнне үзләренең матур чыгышлары белән бәйрәмгә килүчеләрне дә куандырдылар. Районда үткән шигырь конкурсында Гаффанов Раиль 2 урын, рәсем конкурсында балалар бакчасыннан Салахова Айгөл 2 урын, Савина Алиса 3нче урынга лаек булдылар, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук бәйрәмдә чыгыш ясаган һәрбер балага бүләк итеп китаплар тапшырылды. Кичәбезне татар халкының гимнына әверелгән сөекле шагыйребезнең "Туган тел" җыры белән тәмамладык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев