Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районының «Гиндукуш» музеенда буыннар очрашты

26 апрель көнне «Гиндукуш» иҗтимагый-патриотик музее кунаклар җыйды. Анда «Татарстан музейлары язы - 2015» акциясе кысаларында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, «Ерактагы онытылмас сугыш» дигән мәдәни чара оештырылды. Бу үзенчәлекле бәйрәмгә Иске Абдул авылыннан бераз читтә урнашкан кече авыллардан - Ирек-Таңнан һәм Торнаташтан сугыш ятимнәре, тыл ветераннары чакырулы иде. Музейга...

26 апрель көнне «Гиндукуш» иҗтимагый-патриотик музее кунаклар җыйды. Анда «Татарстан музейлары язы - 2015» акциясе кысаларында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, «Ерактагы онытылмас сугыш» дигән мәдәни чара оештырылды. Бу үзенчәлекле бәйрәмгә Иске Абдул авылыннан бераз читтә урнашкан кече авыллардан - Ирек-Таңнан һәм Торнаташтан сугыш ятимнәре, тыл ветераннары чакырулы иде.

Музейга шулай ук Мерәс авылы башлангыч мәктәбе укучылары да килде. Әйтергә кирәк, Иске Абдулдагы музейны балалар ул көнне әле беренче тапкыр күрделәр.
Кунакларны «Хәрби дан», «Хәрби корал күргәзмәсе» заллары белән таныштырдык. Музей экспонатларын һәркем зур кызыксыну белән күзәтте. Мондагы хәрби киемнәр коллекциясе, атылган «чәчәк»-пуля, Әфганстаннан кайткан туфрак, эзтабарлар алып кайткан немец һәм совет гаскәрләренең хәрби кирәк-яраклары, төрледән-төрле кораллар… Балаларга болар бик тә кызыклы тоелды. Алар төрле хәрби баш киемнәренең берсен ала, берсен сала фотога да төштеләр.
Аннары барлык кунаклар тантаналар залына үтте. Башта экранда сугыш чоры балаларына багышланган презентация күрсәтелде. Аннары өлкәннәргә сүз бирелде. Торнаташтан Гайнуллина Нәсирә апа, Ирек-Таңнан Сафина Җәүһәрия апа, Гыйләҗева Гөлсинә апа, Хәмидуллина Роза апа , Гәрәева Гәтифә апа, Харисова Мөхәзҗәдә апа, Кәримов Мөдәрис абый, Сөләйманова Фәһимә апа, Зәйнуллин Гөлдүс абый, Зәйнуллина Флүрә апа, Гарипова Халисә апа, ветераннар советы рәисе Дәүләтшин Зөфәр абыйлар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, бик дулкынланып, үзләренең балачаклары, яшьлекләре турында сөйләделәр.
Истәлекләрне тыңлаганнан соң яу кырында ятып калганнар, туган якларга кайтып гүр иясе булганнар, шушы балаларны аякка бастырган аналар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде.
Торнаташ балалары әби-бабайларга үзләре ятлаган шигырьләрен, өйрәнгән җырларын бүләк иттеләр. Бу буыннар очрашуы һәркем өчен файдалы булды дип әйтәсе килә. Өлкән буын күңелендәге әйтер сүзләрен балаларга җиткерсә, балалар аларның ныклыгына сокланды, дип яза «Гиндукуш» иҗтимагый-патриотик музее директоры Резеда Гарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев