Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районындагы пенсионерлар компьютер грамотасын үзләштерә ала.

"Россия пенсионерлары Союзы" оешмасы әгъзалары өчен компьютер грамотасын үзләштерү курсларына язылу башланды. Уку 72 сәгать дәвам итәчәк. Анда компьютер белән эшләү нигезләрен аңлату, Word, Excel программаларында эшләргә өйрәтү һ.б. каралган. Мондый төр белем алган өлкән яшьтәге кешеләрнең мөмкинлекләре киңәер дип күзаллана: әйтик, илебезнең ерак шәһәрләрендә яшәүче туганнар, танышларын табарага, алар...

"Россия пенсионерлары Союзы" оешмасы әгъзалары өчен компьютер грамотасын үзләштерү курсларына язылу башланды. Уку 72 сәгать дәвам итәчәк. Анда компьютер белән эшләү нигезләрен аңлату, Word, Excel программаларында эшләргә өйрәтү һ.б. каралган.

Мондый төр белем алган өлкән яшьтәге кешеләрнең мөмкинлекләре киңәер дип күзаллана: әйтик, илебезнең ерак шәһәрләрендә яшәүче туганнар, танышларын табарага, алар белән скайп аша аралашырга, социаль челтәрләрдә пенсия фонды турындагы яңалыкларны күзәтеп барырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә, табибка язылырга мөмкин.

Реклама

"Россия пенсионерлары Союзы" җәмәгать оешмасының Яр Чаллы бүлеге сәркатибе Валентина Папашвили хәбәр итүенчә, әлеге оешмага керү өчен гаризаны авыл җирлекләрендәге велераннар Советы рәисләренә май аена кадәр тапшырырга кирәк. Укырга теләүчеләр төркеме җыелган очракта (15 кешкдән дә ким түгел) , компьютер грамотасын үзләштерү курслары 2015 елның октябрендә башланачак. Белешмәләр өчен телефон 70-17-11

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X