Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районындагы мәчетләрдә укытучы мөгаллимәләр белемен күтәрә

Бүген "Казан" милли мәдәният үзәгендә "Мәчет каршындагы курсларда дини фәннәрне укыту" темасына квалификация күтәрү курслары үтә. Анда республика районнарында башлангыч дини белем бирүче 300 якын мөгаллим җыелды. Чарада Тукай районыннан 10 мөгаллимә дә катнаша. Курсларның ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы,...

Бүген "Казан" милли мәдәният үзәгендә "Мәчет каршындагы курсларда дини фәннәрне укыту" темасына квалификация күтәрү курслары үтә. Анда республика районнарында башлангыч дини белем бирүче 300 якын мөгаллим җыелды. Чарада Тукай районыннан 10 мөгаллимә дә катнаша.

Курсларның ачылышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфти урынбасары, Россия ислам институты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рафыйк Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашуы көтелә.

Көн дәвамында мөгаллимнәр өчен исламдагы фирка һәм төркемнәр, гакыйда, фикх, сира, тәҗвид фәннәрен укыту мәсьәләләренә бәйле лекцияләр укылачак.

Чакырылган лекторлар: "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллимнәре Камил Вәлиуллин, Рамил Зарипов, КИУның дини фәннәр кафедрасы мөдире, Казан шәһәре казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе директоры урынбасары Зөлфәт Габдуллин, ТР МДНнең фән һәм уку-укыту бүлеге Айдар Карибуллин, ТР МДНнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат үзәге.

фото www.tatar-islam.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев