Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында юлларны тикшерәчәкләр

Тукай районында шәһәр яны маршрутлары буенча юлларны тикшерү максатыннан, елга ике тапкыр махсус комиссия чыга. Аның составына Тукай районының хакимият вәкиле - районның төзелеш, архитектура һәм халыкның тормышын тәэмин итү бүлегенең баш белгече Дамира Мадярова, район пасажирларны йөртүчеләр ассоциациясе директоры Равил Төхбатуллин, район буенча ЮХИДИ бүлеге вәкиле, "Татавтодор" ААҖ вәкиле,...

Тукай районында шәһәр яны маршрутлары буенча юлларны тикшерү максатыннан, елга ике тапкыр махсус комиссия чыга. Аның составына Тукай районының хакимият вәкиле - районның төзелеш, архитектура һәм халыкның тормышын тәэмин итү бүлегенең баш белгече Дамира Мадярова, район пасажирларны йөртүчеләр ассоциациясе директоры Равил Төхбатуллин, район буенча ЮХИДИ бүлеге вәкиле, "Татавтодор" ААҖ вәкиле, "РЖД" ААҖ вәкиле керә. Әлеге чара шушы атнада уза, авыл җирлекләре башлыкларына бу хакта хәбәр юлланган.

Реклама

Тикшерү барышында юл өслеге кимчелекләре, юл билгеләренең тиешле урында булу-булмавы, юл йөрү кагыйдәләренә туры килү-килмәве, тукталышларның барлыгы һәм тиешле тәртиптә булуы, юл кырыеның торышы, һәм өч маршрутта билгеләнгән урында тимер юлны кисү урынының торышы ачыкланачак. Һәр маршрут буенча документ төзелеп, кимчелекләр шунда теркәлергә һәм аларны төзәтү буенча җаваплы кешеләр билгеләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X