Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында яшәүчеләр “Татарча хатасыз!” республика фотомарафонында катнаша ала

Бүген 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә "Татарча хатасыз!" фотомарафоны старт алды Татарстанда канун нигезендә ике дәүләт теле - татар һәм рус теле. Республикада барлык элмә такталар, урам исемнәре, юл күрсәткечләре, реклам белдерүләре ике телдә язылырга тиеш. "Әмма еш кына моның киресен күрәбез - республика шәһәрләрендә, авылларда элмә такталары...

Бүген 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә "Татарча хатасыз!" фотомарафоны старт алды

Татарстанда канун нигезендә ике дәүләт теле - татар һәм рус теле. Республикада барлык элмә такталар, урам исемнәре, юл күрсәткечләре, реклам белдерүләре ике телдә язылырга тиеш.

"Әмма еш кына моның киресен күрәбез - республика шәһәрләрендә, авылларда элмә такталары бер телдә генә башкарылган, яки хаталы язылган була. Хаталарның күбәюе, вакыт-вакыт көлке дәрәҗәсендәге сүзтезмәләренең халык хозурына эленеп куелуы күңелне тырнап тора", дип белдерә фотомарафонны оештыручылар

"Азатлык "радиосы порталы хәбәр итүенчә, марафонның максаты - элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклам белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, җитештерүчеләрнең товар тышлыкларында татар телендәге грамматик, синтаксик һәм стилистик хаталарын табу, белдерүләрнең ике телдә башкарылганлыкларын күзәтү. Табылган барлык хаталар төзәтелсен өчен "Халык контроле" порталына урнаштырыла барачак.

Фотомарафон 2015 елның 21 февраленнән 20 майга кадәр ике этапта уза. Беренче этабы 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә старт ала. Бәйгедә теләсә кем катнаша ала.

Фотомарафонның беренче этабы ай буена дәвам итәчәк. Беренче этапта катнашучыларга түбәндәге шартлар куела:

- татар телендәге грамматик, синтаксис, стилистик хаталы белдерүләр, элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклам белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, тауар тышлыкларын табып фотога төшерү кирәк;

- элмә такталарында ике дәүләт телендә дә язылганын күзәтергә;

- катнашучы хаталы элмәләрне фотога төшергәнен барысын да туплап, бер файл итеп, контактларын билгеләп, фотомарафонның рәсми электрон адресына (xatasiz2015@gmail.com) җибәрергә һәм аннан соң барысын да "Халык контроле" порталына урнаштырырга тиеш;

- фотолар 2015 елның 10 маена кадәр кабул ителә

Фотомарафонның икенче этабына иң күп хаталы элмә такталары фотоларын җибәргән катнашучылар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев