Тукай районында Хәрби-диңгез флоты көнне балалар адмиралга шалтыраттылар
Биклән авылы китапханәсендә Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган хәрби-патриотик сәгать узды. Балаларга беренче хәрби флот барлыкка килүе, авыл халкының беренче корабльләр төзелешендә катнашуы турында сөйләделәр. Петр I гасыр буе үскән төп-төз нарат, кедр агачларын ошата һәм аларны сатып алу турында приказ чыгара. Бу агачларны Санкт-Петербург шәһәренә озаталар. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр аларны...
Биклән авылы китапханәсендә Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган хәрби-патриотик сәгать узды. Балаларга беренче хәрби флот барлыкка килүе, авыл халкының беренче корабльләр төзелешендә катнашуы турында сөйләделәр.
Петр I гасыр буе үскән төп-төз нарат, кедр агачларын ошата һәм аларны сатып алу турында приказ чыгара. Бу агачларны Санкт-Петербург шәһәренә озаталар. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр аларны "лашманнар" дип атаган.
Шулай ук балаларга 2 нче ранглы капитан Сергей Валентинович Зуев белән телефон аша конференция үткәрелде. Ул Советлар Союзы Герое адмирал Горшков исемен йөрткән крейсерда 25 ел хезмәт иткән. Телефон аша элемтә вакытында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ишетә алды. Сергей Валентинович һәркайсын игътибар белән тыңлады һәм төгәл җавап бирде. Әлеге аралашу балаларгы көтелмәгән сөенеч булды һәм күңелләренә бик хуш килде, дип хәбәр итте безгә Гөлнара Мирходжаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев