Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районында бакчачылык ширкәтләре рәисләренең 90 проценты штрафка тартылачак

Район башкарма комитеты, янгын сүндерү хезмәте вәкилләре һәм экологлар составындагы комиссия бакчачылык ширкәтләрендә янгын куркынычсызлыгы торышы һәм экологик хәлне тикшерде. Рейд атна буе дәвам итте. Ширкәтләрнең якынча 90 процентында кагыйдәләрне бозу фактлары теркәлде. Болар, нигездә, чүпне вакытында чыгармау, чокырларда коры ботакларның өелеп яту очраклары. Берничә урында коры чүпнең янып яткан...

Район башкарма комитеты, янгын сүндерү хезмәте вәкилләре һәм экологлар составындагы комиссия бакчачылык ширкәтләрендә янгын куркынычсызлыгы торышы һәм экологик хәлне тикшерде. Рейд атна буе дәвам итте.
Ширкәтләрнең якынча 90 процентында кагыйдәләрне бозу фактлары теркәлде. Болар, нигездә, чүпне вакытында чыгармау, чокырларда коры ботакларның өелеп яту очраклары. Берничә урында коры чүпнең янып яткан вакытына да туры килделәр тикшерүчеләр. Мәсәлән, «Калмаш» бакчачык ширкәтендә шундый хәлгә тап булдылар. «Шушы көннәрдә барлык хокук бозулар буенча административ беркетмәләр төзеләчәк. Экология юнәлешендә штрафлар суммасы вазифадагы затларга 10 мең сумнан башлана, янгын күзәтчелегендә 6 меңнән 15 мең сумга кадәр», - ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Артём Асеев. Җитешсезлекләр төзәтергә кушылды, аларны тикшерергә 10-15 көннән комиссия кабат юлга чыгачак, дип белдерәләр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев